Биографиясе

1887 елның 14 апреле, Саратов шәһәре — 1968 елның 21 феврале, Казан.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1911), шунда ук, университет клиникасында эшли.

1914 елдан Беренче бөтендөнья сугышы фронтларында.

1918 елдан Кызыл Армиядә: Черкассы, Казан хәрби госпитальләрендә табиб.

1921 елдан Казан ГИДУВында, 1932 елдан дерматовенерология кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре дерматовенерология өлкәсенә караган авыруларның бер-берсенә өстәлүе динамикасын өйрәнүгә карый. Печников аллергия авырулары булганда гонорея барышы үзенчәлекләрен тасвирлый, тире авыруларын дәвалау ысулларын эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре  

Методология диагноза и терапии гонореи // Казан. медицина журн. 1935. № 3/4;

Простейшие методы и средства лечения кожных болезней. К., 1945;

О роли неврогенных моментов в патогенезе и лечении чешуйчатого лишая // Казан. медицина журн. 1962. № 4.

Әдәбият  

Памяти Я.Д.Печникова // Вестн. дерматовенерологии. 1968. № 11.