Үзенә генә хас төзелеш, состав һәм үзлекләргә ия. Туфрак уңдырышлылыгы — үсемлекнең үсешен тәэмин итә алу сәләте — мөһим үзлек, шул сәбәпле туфрак авыл хуҗалыгында төп җитештерү чарасы булып тора.

Барлык җир өсте биоценозлары һәм тулаем биосфера компоненты буларак туфрак алыштыргысыз функция башкара: туфрак капламы аша организмнарның, шул исәптән кешенең литосфера, гидросфера һәм атмосфера белән күпсанлы бәйләнешләре бара.

Туфракның төп массасын беренчел (кварц, кыр шпатлары, слюдалар һәм башкалар) һәм икенчел минераллар төзи. Туфракның состав өлеше булып гумус тора, ул исә органик калдыкларның (күбесенчә үсемлекләрнең) таркалуы нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Туфрактагы минераль һәм органик матдәләр төрле зурлыктагы кисәкчекләрдән (механик элементлардан) тора: диаметры 1–0,05 мм дан (ком) алып 0,0001 мм дан кечерәккә кадәр (туфрак коллоидлары). Зурлыгы һәм кисәкчекләренең, аеруча коллоидлы һәм ләмле фракцияләрнең, башка үзлекләре аркасында туфрак йоту сәләтенә, ягъни төрле матдәләрне, шул исәптән үсемлекләрнең туену элементларын тоткарлау үзлегенә ия.

Туфрактагы теге яки бу фракцияләрнең чагыштырмача күләмен аның гранулометрик составы (комлы, комсыл, балчыклы, балчыксыл) билгели, туфракның физик һәм физик-механик үзлекләре: туфрак структурасы, күзәнәклелеге, һава үткәрүчәнлеге, дым сыйдырышлыгы, җылы сыешлыгы шуңа бәйле.

Туфракның барлык төрлелеге, аның теге яки бу территориядәге комбинацияләре (туфрак капламы) туфрак ясаучы факторларның — ана токым, климат, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, җирлекнең (чорның) рельефы, шулай ук кешенең хуҗалык эшчәнлегенең — үзара йогынтысы нәтиҗәсендә формалаша, өстәвенә антропоген факторларның әһәмияте көчәя.

Туфракның гранулометрик, минералогия һәм химик составы ана токымга бәйле, соңыннан алар туфрак ясалу процессы йогынтысында әкренләп үзгәрәләр. Дымлылык һәм температура шартларының кушылмасы биологик процессларның юнәлешен һәм көчен билгели.

Органик матдәләрнең тупланышы һәм минеральләшүе, биоген элементларның сайланма концентрациясе, минералларның таркалуы һәм яңалары барлыкка килү, матдәнең күчеше һәм туплануы һәм башка организмнар эшчәнлегенә бәйле. Туфракның иң мөһим үзлеге буларак уңдырышлылыгын формалаштыруда нәкъ менә организмнар аерым роль уйный.

Сөзәклекләрнең экспозициясе һәм текәлегенә бәйле рәвештә кояш радиациясенең бүленешендә рельеф катнаша. Туфракка билгеле бер инертлык хас; аның составы һәм үзлекләре озак үзгәрә.

Төрле туфракның яше төрлечә: берничә елдан млн елларга кадәр. Бик зур җимергеч факторлар (бозлану, су эрозиясе, дефляция һәм башкалар) йогынтысына дучар булмаганлыктан, тропик туфракның яше аеруча зур. РФ территориясендә хәзерге туфракның шактый өлеше дүртенчел системаның бозлану чорыннан соң формалашкан, аларның яше берничә мең елдан уннарча мең елларга кадәр җитә. Хәзерге елга тугайларындагы туфраклар яшь санала.

Татарстан территориясенә туфракның зоналы бүленеше хас. Биредә катнаш һәм киң яфраклы урманнар, урман-дала зоналары туфрагы: соры урман туфраклары (ТР территориясенең 39,6% ын били), кара туфраклар (31,7%), көлсу туфраклар (якынча 10%) таралган.

Кама алдында туфрак катламының төп фонын кәсле-көлсу һәм үзлекләре буенча аларга якын аксыл-соры урман туфраклары тәшкил итә, аларда гумус күләме чагыштырмача зур түгел, ачы реакцияле.

Идел алдының төньягында һәм көньяк-көнчыгышында уңдырышлырак соры һәм карасу-соры урман туфраклары, көньяк-көнбатышында селтесезләнгән кара туфрак өстенлек итә. Көнбатыш Кама аръягында һәм Көнчыгыш Кама аръягының төньяк өлешендә субүләрдә соры урман туфракларының төрле астөрләре, тигез урыннарда — көлсуланган һәм селтесезләнгән кара туфраклар,

Көнчыгыш Кама аръягының көньяк-көнчыгыш өлешендә, болардан тыш, типик кара туфраклар да формалашкан. Аллювиаль кәсле туфраклар, кәсле-карбонатлы туфраклар, кара болын туфраклары шактый таралыш алган. Зур булмаган участокларда торфлы һәм болын-сазлык туфраклары, солодлар, тозлак, катыр туфраклар да очрый.

Туфрак капламы — планетаның иң әһәмиятле табигый байлыкларыннан берсе, чимал, азык-төлек продуктлары алу өчен төп чыганак, милләтләрнең, халыкның, дәүләтнең гаять кыйммәтле байлыгы.

Туфракны саклау — биосферада экологик тигезлекне тәэмин итү һәм саклауда мөһим шарт. Туфракның биосфера компоненты һәм җитештерү чарасы буларак роле аны саклау, рациональ файдалану, уңдырышлылыгын югалтмау һәм арттыру чараларын тормышка ашыру зарурлыгын ассызыклый.