Уртача салкын климатлы, үтә юылу режимлы шартларда, ылыслы һәм ылыслы-яфраклы урманнарның карбонатсыз токымнарында хасил була.

Туфрак барлыкка килү шартларының үзенчәлекләре: үсемлек калдыкларының күләме түбән, аз көлле, органик калдыклар нигезләренә ярлы булу.

Көлсу туфракларда көлсулану процессы үсеше: туфрак профиленең югары өлешендә органик матдәләрнең таркалу барышында барлыкка килгән түбән молекуляр кислоталарның беренчел һәм икенчел минералларны җимерүләре һәм җимерелү продуктларының түбәндәрәк ятучы горизонтларга һәм грунт суларына агып чыгуы нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Көлсу туфракларның 120–130 см га кадәр калынлыктагы профиле ачык соры яки аксыл төстәге (көл төсендә, исеме шуннан) элювиаль (көлсу) горизонттан тора, ул исә кремнеземның ончыл бөртекләре һәм чикләвексыман структур аерымлыкларда гумусның ялтыравыклы утырмаларыннан торган коңгырт төстәге иллювиаль горизонт белән алышына.

Көлсу туфраклар глейлы-көлсу (аэрациянең җитәрлек булмавы һәм өслектән глейлану белән аерыла), көлсу һәм кәсле-көлсу (гумуслы горизонт шактый үсеш алган) астипларга бүленә. ТРда глейлы-көлсу һәм көлсу туфраклар Кама алдының төньяк районнардагы караңгы ылыслы урманнарда, зур булмаган мәйданнарда очрый.

Кәсле-көлсу туфраклар көлсу туфраклар мәйданының 90% ыннан артык өлешен, ТР мәйданының 9,9% ын (669,5 мең га) били. Кама алды районнарына хас туфрак, аеруча аның төньяк-көнбатыш өлешендә, урыны белән Идел алды һәм Кама аръягында таралган. Субүләр тигезлекләрен, сөзәклекләрнең югарыгы һәм урта өлешләрен били. Кәсле-көлсу балчыксыл туфраклар өстенлек итә (мәйданның 73%ы).

Зур елгаларның тугай өсте югары террасаларына борынгы аллювиаль утырмалардагы комсу һәм комсыл туфраклар туры килә, аларда исә нарат урманнары таралган.

Кәсле-көлсу туфраклар авыл хуҗалыгында киң кулланыла, туфракның 40% тан артыгы сөрү җирләре. Бөртекле, азык культуралары, бәрәңге үстерелә, бакчалар утыртыла, печәнлек һәм көтүлек җирләре; 284 мең га дан артык мәйданны урманнар биләп тора.

Гумуслы горизонтның калынлыгы зур түгел, гумус аз (1–4%, сирәк кенә 6% ка кадәр), ачы реакцияле, йоту комплексы түбән һәм нигезләр җитәрлек түгел, һава-су һәм җылылык режимы тискәре. Кәсле-көлсу туфракларның уңдырышлылыгын күтәрү өчен известь, органик һәм минераль ашламалар кертәләр, күпьеллык үләннәр чәчәләр, көлсуланган һәм түбән ятучы иллювиаль горизонтлар исәбенә сөрү катламын акрынлап арттыралар (чәчү әйләнешендә 25–28 см га кадәр).