Авыл хуҗалыгы культуралары биоценозы һәм уңышының гомуми продуктивлыгын билгели.

Табигый (потенциаль) һәм эффектив (актуаль, икътисади) төрләргә аерып йөртәләр. Табигый уңдырышлылык һәрбер туфракка хас һәм туфрак ясалу процессларына бәйле. Ул гумус катламының калынлыгы, гумус күләме һәм үсемлекләрнең туклануы өчен кирәкле элементларның булуы, туфракның гранулометрик, минералогик һәм химик составы, аның физик-химик һәм агрофизик үзенчәлекләре белән билгеләнә. Эффектив уңдырышлылык шулай ук туфракны файдалану ысулына (эшкәртү, ашламалар куллану, игелүче үсемлекләр, мелиорация һәм башкалар) бәйле һәм авыл хуҗалыгы культураларының уңышы белән бәяләнә.

Авыл хуҗалыгы җирләренең, шул исәптән сөрүлекләрнең туфрак уңдырышлылыгы күрсәткечләре үзгәрешен системалы рәвештә агрохимик тикшеренүләр үткәрү белән контрольдә тоталар, ТРда алар уртача 5–6 елга бер тапкыр уздырыла. 2007 ел башына республиканың барлык сөрүле туфрагының 49% ында гумус күләме түбән була.

Кама алды туфракларында аның күләме аеруча түбән (сөрүлек җирләрдә 1,6–3,3%, уртача — 2,5%), Идел алды туфракларында — уртача (нисбәтле рәвештә 3,5–6,2 һәм 5,1%), кара туфраклы Кама аръягы туфракларында югары (нисбәтле рәвештә 4,5–8,0 һәм 5,5%). 

Туфракның ачылыгы туфрак уңдырышлылыгының күрсәткечләреннән берсе булып тора. ТРда ачы туфракларның мәйданы 1405,5 мең га (42,2%) тәшкил итә, шулардан 1121,5 мең га (33,7%) — җиңелчә ачылыкта, 249,3 мең га (7,5%) — уртача ачылыкта, 34,7 мең га (1%) — югары ачылыкта. Туфракны известьләүнең күләмен һәм тизлеген арттыру аеруча 1985–97 елларда (ел саен 250–350 мең га) ачы туфрак мәйданнарын шактый киметә.

Республика игенчелегендә 2000 еллар башыннан кальций карбонаты һәм магнийның аз гына тискәре балансы күзәтелә. 1965–2000 дә туфракларда хәрәкәтчел фосфор күләме 55 мг/кг га арта. Моңа күпләп фосфорлы ашламалар кертү һәм зур күләмдә ачы туфракларны фосфоритлаштыру булышлык итә. Хәрәкәтчел фосфорның күләме түбән булган туфрак мәйданнары 924,7 мең га га кими, югары булганы 1180,5 мең га га арта. 2007 ел башына хәрәкәтчел фосфор аз булган туфраклар — 3,8%, уртача  — 63,5%, югары — 32,6% тәшкил итә. Бу вакыт эчендә туфракның калий режимы шактый яхшырды. Кама алдында алмаш калий күләме 50 мг/кг га, Идел алдында 20 мг/кг га арта. Татарстанда алмаш калий түбән булган туфраклар сөрүлек мәйданнарның 4% тан азрагын, уртача һәм югары — 77% ка якынын били.

Республика туфраклары хәрәкәтчел микроэлемент формалары белән төрле дәрәҗәдә тәэмин ителгән: бор, марганец һәм бакырның күләме югарырак (уртача), молибден, цинк һәм кобальтның — уртача. Туфракларда авыр металлар күләме рөхсәт ителгән концентрация чикләрендә, бу исә экологик яктан чиста авыл хуҗалыгы продуктлары алырга мөмкинлек бирә.

Интенсив игенчелектә туфракның уңдырышлылыгын торгызу өчен ашламалар, мелиорация, үсемлекләрне саклау чараларын киң куллану, чәчүлек мәйданнарның уңай структурасын булдыру, туфрак эшкәртү алымнарын яхшырту сорала.

2006 елда «2006–2010 елларга Россиянең милли казанышы буларак авыл хуҗалыгы һәм агроландшафт җирләренең туфрак уңдырышлылыгын саклау һәм торгызу» федераль максатчан программасы кабул ителә. Аның төп бурычы булып туфракның уңдырышлылыгын системалы рәвештә торгызу, агроландшафтларның биоклиматик потенциалын исәптә тотып туклану матдәләре балансын яхшырту, югары сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләмен арттыру торды.