- РУС
- ТАТ
Татарстанның Әгерҗе районындагы авыл. Әгерҗе шәһәреннән 85 км көньяктарак, Әзи елгасының югары агымы буенда урнашкан
Әзи авылы – административ һәм агросәнәгать үзәге.
XIX йөз башында Әзи Пүчинкәсе исеме белән Вятка губернасының Сарапул өязе Козловка волостеның Нарядово авылы крәстияннәре нигез сала. Күченергә теләүчеләрнең барысына да 40 сум күләмендә кире кайтарылмый торган дәүләт ссудасы, шулай ук салымнардан һәм башка дәүләт йөкләмәләреннән ташламалар бирелә.
1860 елларга кадәр халкы удел крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук сумала кайнату, дегет ясау, читкә китеп эшләү кәсепчелеге тарала.
Авылда кәшәнә, кибет, янгын сарае, чиркәү-приход мәктәбе (1890 елда ачыла), уку өе була.
1904 елда Әзидә Бондюг революционерлар оешмасы җитәкчелегендә яшерен түгәрәк эшли.
Авыл Иске Чыкалда приходына карый. 1905 елда яңадан төзелгән агач гыйбадәтханәне изгеләштергәннән соң (1917 елга кадәр янып юкка чыга), Әзи исеме белән атала башлый.
1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Пьянобор волостенда.
1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), 1928 елдан Чаллы кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.
Хәзер Әзи авыл җирлеге үзәге.
1930 елда авылда “Маяк” колхозы оештырыла, 1952 елдан – “Застрельщик” колхозы (Ташлы авылы), 1982–2006 елларда – “Әзи” ышанычлылык ширкәте составына керә(1994 елда аңардан “Заря” ышанычлылык ширкәте аерылып чыга).
1954 елда Әзи машина-трактор станциясе (МТС) ачыла.
Авыл территориясендә “Ак Барс–Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (2005 елдан), пилорама һәм гаилә фермасы эшли. Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.
1941 елда авылга Мәскәүдән балалар йорты эвакуацияләнә.
1950–1960 елларда җидееллык мәктәп ачыла (1961 елда – агач, 1992 елда кирпеч бина төзелә), 1997 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.
Авылда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, Пётр һәм Павел чиркәве (2000 елдан) бар.
1859 елда – 489,
1887 елда – 779,
1920 елда – 1114,
1926 елда – 656,
1938 елда – 798,
1949 елда – 568,
1958 елда – 721,
1970 елда – 570,
1989 елда – 394,
2002 елда – 360,
2010 елда – 355,
2015 елда – 317 кеше (руслар – 70%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.