- РУС
- ТАТ
Ветеринария фәннәре докторы (2022)
1981 елның 25 маенда Казан шәһәрендә туа.
Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен "Ветеринария" белгечлеге буенча тәмамлый (2004).
2005–2016 елларда Федераль токсикология, радиация һәм биология куркынычсызлыгы үзәгенең токсикология бүлегендә көчле тәэсир итүче агулы матдәләр лабораториясе фәнни хезмәткәре. 2016 елдан Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең физиология һәм патологик физиология кафедрасында доцент.
Хезмәтләре яңадан синтезланган миорелаксантларны фармакологик-токсикологик бәяләү (2005–2016), хайваннар организмына селеноорганик препаратларның (нанокомпозитларның) йогынтысын өйрәнү (2016 елдан) мәсьәләләренә карый.
Фәнни тикшеренүләренең төп идеяләре һәм фикерләре 93 фәнни һәм методик хезмәттә, шул исәптән 2 монографиядә, 5 уку ярдәмлегендә басыла.
Кандидатлык диссертациясе: Миорелаксант адилинсульфамны фармакологик-токсикологик бәяләү (2008).
Докторлык диссертациясе: Терлекләрнең продуктлылыгын арттыру өчен яңа селеноорганик азык өстәмәләрен морфологик нигезләү һәм фармакологик-токсикологик бәяләү (2022).
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы.
1. Метаболизм микроэлементов у крупного рогатого скота голштинской породы в биогеохимических условиях Астраханской области // Международный вестник ветеринарии. 2022. №4. С. 274–280. (автордаш).
2. Морфология органов пищеварения норок при применении в кормлении личинок мухи Черной львинки // Ученые записки Казанской государственной академии ветеринарной медицины им. Н.Э. Баумана. 2023. Т. 254. № 2. С. 146–151. (автордаш).
3. Влияние наноструктурного цеолита на минеральный обмен эмбрионов и постнатальную скорость роста утят // Ученые записки Казанской государственной академии ветеринарной медицины им. Н.Э. Баумана. 2023. Т. 255. №3. С. 344–349. (автордаш).
4. Физиологическое обоснование жирно-кислотного состава мяса уток на фоне применения личинок мухи черная львинка // Ученые записки Казанской государственной академии ветеринарной медицины им. Н.Э. Баумана. 2023. Т. 256. №4. С. 94–99. (автордаш).
5. Патоморфологические изменения в организме белых крыс при применении нанокомпозитногоселецела // Известия Оренбургского государственного аграрного университета. 2023. №1(99). С. 235–238. (автордаш).
6. Химический состав и питательность мяса уток при использовании наноструктурной добавки бентонита // Вестник Марийского государственного университета. Серия: Сельскохозяйственные науки. Экономические науки. 2023. Т.9. №1(33). С. 50–55. (автордаш)
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.