- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чистай районындагы авыл. Баганалы елгасының югары агымы буенда, Чистай шәһәреннән 29 км көньяктарак урнашкан
1928 елда Татар Баганалысы авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә.
Нигезләнгән вакыттан ТАССРның Чистай кантоны Мөслим волостенда. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.
Хәзер Татар Баганалысы авыл җирлеге составында.
Күмәкләштерү чорында «Чулпан» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда – Вахитов исемендәге колхоз, 1959 елдан – «Дружба» колхозы, 1992 елдан – шул ук исемдәге күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2001–2005 елларда «Дуслык» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (барысының да үзәк утары – Татар Баганалысы авылы) эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
Элек башлангыч мәктәп эшләп килә (бинасы 1971 елда төзелә).
Авылда клуб (1955 елдан), китапханә (1930 елларда уку өе буларак ачыла, 1955 елдан – клуб бинасында, 1971 елдан – мәктәп бинасында), мәчет (2002 елдан) бар.
С.Ш.Кадыйров (1992 елда туган) – спортчы (армрестлинг), Дөнья кубогы иясе (2018), Европы чемпионы.
1938 елда – 340,
1949 елда – 272,
1958 елда – 324,
1970 елда – 420,
1979 елда – 177,
1989 елда – 158,
2002 елда – 149,
2010 елда – 126,
2021 елда – 62 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.