Эчтәлек

Хатларны, визит карточкаларын, вакытлы матбугатны шәһәрдә тарату, шулай ук Россиянең башка шәһәрләренә җибәрү максатында 1866 елда Губерна почта конторасы каршында оештырыла.

Казанда 13 почта тартмасы куела, 3 хат ташучы эшли, 6 хезмәткәр чит шәһәрләрдән килгән хатларны тарату белән шөгыльләнә. Шәһәр почтасына хезмәт күрсәтү өчен атлы транспорт (почта экипажлары, кареталар, дилижанслар) файдаланыла. Җәйге вакытта почта көненә — 4, шәһәр читенә 3 тапкыр илтелә.

1920 елга Казанда почта тартмалары саны 70 кә җитә, 25 почта участогы була. Почта конторасында сортларга аеру өчен урыннар оештырыла, көненә 20 мең данәгә кадәр почта корреспонденциясе эшкәртелә.

1930 елларда хезмәт күрсәтү төрләре арта: элемтәнең почта бүлекчәләре аша заказлы корреспонденцияләр алына һәм бирелә, газета-журналларга язылу кабул ителә, пенсия һәм пособиеләр түләнә һ.б.

1950 елларда почтаны шкафларга (терәк пунктларга) машиналарда илтә башлыйлар, торак йортларда корреспонденцияләр өчен абонент почта тартмалары куела.

1964 елда Казан почтамтында элемтә хезмәтләре өчен клиентлар белән исәп-хисап ясауны үзәкләштерелгән рәвештә исәпләү һәм эшкәртү өчен машина — исәп-хисап бюросы оештырыла.

1970 елдан вакытлы матбугат иртән китерелә башлый. 1970–1980 елларда матди база ныгытыла, төп почта операцияләре механикалаштырыла. Посылка, хат, бандероль, газета-журналларны эшкәртү өчен алты билгеле индексация нигезендә хатларны аеру, төргәкләрне бәйләү, ал ягына штемпель сугу машиналары, корреспонденцияләр тутырылган капчыкларны, газета төргәкләрен, посылкалы контейнерларны производство эчендә йөртү һәм эшкәртү урыннарына аерып тарату өчен тасмалы һәм чылбырлы конвейерлар кулланыла башлый, открытка, конверт, газета-журналлар сатучы ярымавтоматлар барлыкка килә.

1980 елларда Казанда, Россия­дә беренчеләрдән буларак, вакытлы басмаларны кабул итү һәм заказлар эшләү ЕС-1030 хисаплау машинасында башкарыла.

2001 елда почта аша акча күчерүләрнең бердәм системасы (ЕСПП) гамәлгә кертелә, шуның нәтиҗәсендә электрон почта акча күчерү һәм түләү арасындагы вакыт 72 сәгатькә кадәр кыскара.

2003 елда «Почта салоны» ачыла. Операторларның эш урыннары персональ компьютерлар, контроль-касса аппаратлары белән җиһазландырыла. 13 элемтә почта бүлекчәсендә, «Россия электроникасы» федераль максатчан программаны тормышка ашыру кысаларында, Интернетка коллектив керү пункты ачыла. Шәһәр эчендә почта күчермәләрен алмашу буенча 15 маршрут булдырыла (җыю һәм илтеп тапшыру атнасына 6 тапкыр башкарыла).

2005 елда Казанда 81 почта бүлекчәсе эшли; 111 номерлы почта бүлеге базасында Татарстанда беренче юридик затлар белән эшләү бүлекчәсе ачыла.

1998 елдан 2005 елның июленә кадәр Казан шәһәр почтасы «Татарстан почтасы» почта элемтәсе идарәсе» дәүләт унитар предприятиесе составында була.

2006 елдан Казан шәһәр почтасы «Казан почтамты» дигән аерым структур подразделение булып бүленеп чыга.

2005 елда 15 нче почта элемтәсе бүлекчәсе каршында Почта элемтәсе музее ачыла. 

Әдәбият

Орлова А.Ф. Время и связь. К., 1988;

Веками вместе с вами: 115 лет Казанской ГТС. К., 2003;

Людей связующая нить. К., 2003.

Авторлар: Г.Я.Мәүлетова, Т.С.Янькова