Тарихы

1732 елдан йомышлы татарлар нигез салган Камыштамак буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Александровка, Аристовка исемнәре белән телгә алына.

1770 еллардан авыл тирәсендәге җирләрне рус алпавытлары Можаровлар сатып ала, XIX йөз башында бертуган Аристовлар (Александр, Лев, Павел, Петр) милкендә була, алар 1820 елларда Казан губернасы Лаеш өязенең Богородское (Урахча) авылыннан крепостной крәстияннәрне күчерәләр. Авыл туганнарның берсе исеме белән атала (1940 елларга кадәр), авылның башка исеме – Аристовка (1917 елга кадәр кулланыла) – алпавыт нәселе фамилиясе белән атала.

1861 елгы мәгълүматлар буенча, апавыт утарына 2063 дисәтинә җир теркәлә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык тарала.

1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы вакытында авыл халкы Е.И.Пугачев ягында актив көрәшә.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, анда су тегермәне, XX йөз башында тимерче алачыгы, икмәк саклау кибете, бакалея кибете була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 721 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Матвеевка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән Минзәлә районында.

Хәзер Иске Матвеевка авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Красный курган” колхозы оештырыла, 1950 елда аның составына “Волна” һәм “Свобода” авыл хуҗалыгы артельләре керә. 2006 елдан “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы крәстиян-фермер хуҗалыкларында, “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф

1992–2015 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1834 елда – 269,
1858 елда – 250,
1870 елда – 334,
1884 елда – 437,
1897 елда – 424,
1906 елда – 420,
1913 елда – 446,
1920 елда – 526,
1926 елда – 516,
1938 елда – 501,
1949 елда – 398,
1958 елда – 272,
1970 елда – 209,
1979 елда – 168,
1989 елда – 245,
2002 елда – 94,
2010 елда – 82,
2017 елда – 61 кеше (руслар).