Биографиясе

1941 елның 13 декабрендә Казан шәһәрендә туган.

Новосибирск университетын тәмамлый (1965 ел).

Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлегендә эшли (Новосибирск шәһәре): 1965–1993 елларда Химик кинетика һәм яну институтында, магнит күренешләре лабораториясе мөдире (1978–1983 еллар), директор урынбасары (1983 елдан); 1993 елдан химиядә магнит күренешләрен тикшерү өчен «Халыкара томографик үзәк» институтын оештыра һәм аның директоры; бер үк вакытта, 2000 елдан, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге рәисе урынбасары, 1нче урынбасары.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре химиядә магнит резонансы алымнарын үстерүгә, химик реакцияләрдә магнит-спин эффектларына, ТМР-томографиягә карый.

Р.З.Сәгъдиев күп спинлы системаларга, аерым алганда, электрон-алмашу тәэсир итешүләренең үзенчәлекләренә фундаменталь тикшерүләр үткәрә. Рекордлы магнит характеристикаларына ия булган түбән температуралы ферромагнетикларның яңа тибын булдыра. Төшләрнең химик полярлашуы һәм изотоп-селектив фотохимик реакцияләр өлкәсендәге химик реакцияләрнең элементар механизмнарын өйрәнү өчен принципта яңа булган күп кенә физик-химик алымнар эшли.

Р.З.Сәгъдиев төшләрне стимуллы полярлаштыру алымын – эремәләрдәге арадаш радикаль парлар һәм бирадикалларның ЭПР спектрларын детекторлауны (сизгерлеге буенча магнит резонансының традицион алымнарыннан шактый югары); кыска вакытлы радикалларның икеле электрон-төш резонансы алымының яңа вариантын; молекулаларны химик реакцияләрдә радиоешлыклы зондлау алымын тәкъдим итә һәм үстерә.

Катализаторларның магнит-резонанс интраскопиясенең яңа алымнарын; яңа типтагы магнитик актив материалларны химик конструкцияләүнең уникаль ысулларын эшли.

Ростов университетының атказанган профессоры (1997 ел), Мәскәү университетының шәрәфле докторы (1999 ел), Иркутск университетының шәрәфле профессоры (2000 ел).

Ленин бүләге (1986 ел), Россия Федерациясе Дәүләт бүләге (1994 ел) лауреаты. 4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен», Почет орденнары, медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Молекулярные ферромагнетики // Успехи химии. 1999. Т. 68, вып. 5 (автордаш).

Динамическая и стимулированная поляризация ядер в фотохимических и радикальных реакциях // Успехи химии. 2000. Т. 69, вып. 11 (автордаш).

Многоядерная магнитно-резонансная томография — многофункциональный инструментарий для исследования свойств материалов, процессов транспорта и каталитических реакций // Успехи химии. 2007. Т. 76, вып. 8 (автордаш).

Spin Polarization and Magnetic Effects in Radical Reactions. Amst., 1984 (автордаш).

Әдәбият

Ренад Зиннурович Сагдеев (к 60-летию со дня рождения) // Изв. РАН. Сер. хим. 2001. № 12.

Автор – Р.Г.Усманов