Административ-территориаль буйсынуы

1943 елда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан Будённый районы составына керә. 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 декабреннән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Яңа Борындык авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Ворошилов исемендәге колхозга кергән территориягә халыкны урнаштыру 1942 елда тимер юл төзелешеннән башлана. Станцияне мобилизацияләнгән немецлар һәм колхозчылар төзи.

1943 елда – ашлык саклау амбары төзелә, 1947 елда “Заготзерно” Борындык предприятиесе итеп үзгәртелә, 1970 елдан – Борындык икмәк кабул итү пункты, 1976 елдан – Борындык икмәк пешерү предприятиесе, 1983 елдан – Борындык элеваторы, 1988 елдан – 11 нче Борындык икмәк базасы, 1999 елдан – “Борындык элеваторы” ачык акционерлык җәмгыяте, 2016 елдан – “Чүпрәле элеваторы”, 2017 елдан – “Ак Барс” холдинг компаниясе” акционерлык җәмгыятенең “Государев амбар” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

2001 елда “Бюлер” фирмасы (Швейцария) технологиясе буенча яңа он тарту комплексы ачыла. 2005 елда предприятие территориясендә катнаш терлек азыгы заводы төзелә.

1997–2003 елларда – поселок территориясендә ягулык сату буенча “Дрожжановский райтопсбыт” унитар предприятиесе, 2001–2016 елларда – он һәм ярма сәнәгате продуктларын, крахмал һәм крахмаллы продуктлар җитештерү буенча “Золотой колос” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2006–2012 елларда – он һәм ярма сәнәгате продуктларын җитештерү буенча “Золотая мельница” ябык акционерлык җәмгыяте, 2003–2013 елларда “Борындык” АХП” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Поселокта шулай ук “Промтехнология” ФҖБ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (металлолом кабул итү пункты), “Татавтодор” ачык акционерлык җәмгытенең җитештерү базасы (2017 елдан “Сельхозхимия” территориясендә, 2015–2016 елларда анда “Цеолиты Поволжья” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли), “АТК” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Борындык” икмәк продуктлары комбинаты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2018 елдан), тимер юл станциясе, 2012 елдан нефть базасы территориясендә “Машинно-технологическая компания Ак Барс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бар.

Халкы күбесенчә “Государев амбар” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли.

1945 елда бензин, керосин, дизель майларын саклау базасы булдырыла. 1980 еллар уртасына ул район өчен әһәмиятле зур предприятиегә әверелә. 1988 елдан “Бурундукинефтепродукт” предприятиесе “Татнефтепродукт” берләшмәсе, аннары Борындык нефть продуктлары белән тәэмин итү предприятиесе итеп үзгәртелә; 1994 елдан – “Бурундукинефтепродукт” ачык акционерлык җәмгыяте, 1998 елдан – “Бурундуковская нефтебаза”, аннары “Татнефтепродукт” холдинг компаниясенең “Бурундукинефтепродукт” филиалы, хәзерге вакытта эшләми.

Мәгариф һәм мәдәният

1960 елда поселокта башлангыч мәктәп ачыла, 1985 елда – балалар бакчасы, 2016 елда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы итеп үзгәртелә.

Поселокта шулай ук мәдәният йорты (1964 елдан, 2017 елда яңа бина төзелә), китапханә (1960 елдан, мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2014 елдан, яңа бина төзелә).

Күренекле кешеләре

В.Р.Сермягин (1930 елда туган) – токарь-расточник, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры.

Халык саны

1989 елда – 567,
2002 елда – 533,
2010 елда – 513,
2018 елда – 468 кеше (чуашлар).