Биографиясе

? — 7.9.1800 елның 7 сентябре, Тобол шәһәре.

Дин эшлеклесе гаиләсеннән.

XVIII йөз ахырында Тобол шәһәренең София соборында рухани, бер үк вакытта Тобол баш халык училищесендә татар теле укыта.

Беренче татар теле грамматикалары авторларының берсе. Анда татар теленең фонетик һәм морфологик төзелеше бирелә, сүз төркемнәре (исем, фигыль, сыйфат фигыль, рәвеш, алмашлык, шулай ук бәйлек, теркәгеч, ымлык) тасвирлана. Хезмәте шәркыятьче галимнәр В.В.Григорьев һәм А.Е.Крымский тарафыннан югары бәяләнә.

И.И.Гиганов татар теленең Казан һәм Себер (Тубыл) шивәләре арасындагы кайбер аермалыкларга игътибар итә; татар телендәге кайбер күренешләрне рус, француз, төрек, кыргыз телләрендәге шундый ук күренешләр белән чагыштыра.

Н.Атнометовның «Татар һәм гарәп язуы әлифбасы» басмасын («Букварь татарского и арабского письма», СПб., 1802 ел) фәнни яктан әзерли.

Татарча-русча һәм русча-татарча сүзлекләр төзүче.

Хезмәтләре

Грамматика татарского языка... муллами юртовскими свидетельствованная. СПб., 1801;

Слова коренные, нужнейшие к сведению для обучения татарскому языку... юртовскими муллами свидетельствованные. СПб., 1801;

Словарь российско-татарский... муллами юртовскими свидетельствованный. СПб., 1804.

Әдәбият

Веселовский Н.И. Сведения об официальном преподавании восточных языков в России. СПб., 1879;

Баскаков Н.А. Введение в изучение тюркских языков. М., 1962;

Биобиблиографический словарь отечественных тюркологов: Дооктябрьский период. М., 1974.

Автор – В.Х.Хаков.