Биографиясе

1928 елның 25 июне, Казан – 2014 елның 2 гыйнвары, шунда ук.

С.Х.Айдаров һәм Г.М.Кайбицкаяның улы.

Мәскәү архитектура институтын тәмамлаганнан соң (1954), Казан фәнни-реставрация эшләрен башкару остаханәсенең фәнни бүлеге җитәкчесе булып эшли. Татарстанда архитектура истәлекләрен фәнни нигездә реставрацияләүне җайга салган белгечләрнең берсе.

1961 елдан Казан төзүче-инженерлар институтында, 1970–1983, 1985–1988 елларда архитектура теориясе һәм тарихы кафедрасы, 1990 елдан архитектурада милли проблемалар, 1999 елдан архитектура теориясе, тарихы һәм архитектурадагы милли проблемалар кафедралары мөдире.

2001 елдан Казан архитектура-төзелеш академиясенең архитектура һәм дизайн институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары.

1962 елдан – ТАССР Архитекторлар берлеге әгъзасы, 1970–1989 елларда аның идарә рәисе.

Фәнни иҗаты

Болгар һәм Казан ханлыгы архитектурасын өйрәнүгә багышланган хезмәтләр, Биләр, Болгар шәһәрләре, Казан Кремле, Зөя шәһәре архитектура истәлекләрен торгызу һәм реставрацияләү, «Рамазан» мәчете һ.б. проектлар авторы.

С.С.Айдаровның Татарстан архитектурасы тарихы һәм теориясенә караган хезмәтләрендә беренче тапкыр төбәк архитектурасындагы милли үзенчәлекләр тикшерелә.

Хезмәтләре

Архитектурное наследие Казани. Казань, 1978.

Великие Булгары. Казань, 1983 (автордаш).

Теория и практика становления национально-региональной школы в архитектуре Татарстана // Вестник Волжского регионального отделения Российской академии архитектуры и строительных наук. Н.Новгород, 1998. Вып. 2.

Поиск утраченного лица // Национально-регион. своеобразие в архитектуре Татарстана. Казань, 1999.

Әдәбият

Нашел себя // Казань. 1993. № 9.

Соколов С. Академик архитектуры // Республика Татарстан. 1998. 25 июня.