Музеи Татарстана (1991–2021 гг.): Справочный комплект / Авт.-сост.: Р.А.Айнутдинов, З.З.Гилазев, А.Ю.Суслов; науч. ред. Л.М.Айнутдинова. Казань: Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2022. 324 с.

Белешмәлек музейлар эшчәнлегенең төп векторларын ача торган мәгълүмат киңлеген үстерү, музейлар арасындагы элемтәләрне ныгыту, Татарстанның музей эше проблемаларына республика һәм муниципаль район җитәкчеләренең игътибарын җәлеп итү максаты белән төзелде.

Музей һәм туристлык оешмалары хезмәткәрләренә, укытучыларга, студентларга, туган якны өйрәнүчеләргә, мәдәният һәм сәнгать белгечләренә, гомумән, Татарстан тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.