Биографиясе

1912 елның 22 октябре, хәзерге Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы Иске Гомәр авылы – 1970 елның 12 октябре, Уфа шәһәре.

1940 елда Кызыл Армиягә алынганчы МТСта тракторчы булып эшли.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында.

Кече лейтенантлар курсын тәмамлый (1942).

957 нче укчы полкның взвод командиры (40 нчы армиянең 309 нчы укчы дивизиясе). Брянск, Воронеж, Беренче һәм Икенче Украина фронтлары гаскәрләре составында Харьков операциясендә (1943), Днепрны кичүдә (1943), Молдавияне, Румыния, Венгрия һәм Чехословакияне азат итүдә катнаша.

1943 елның 24 сентябрендә Балыко-Щучинка авылы янында (Киев өлкәсе, Кагарлык районы) Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә.

Сугыштан соң Уфада яши.

Бүләкләре

Ленин, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.

Славные сыны Башкирии. Уфа, 1965. Кн. 1.

Автор – В.А.Шагалов