- РУС
- ТАТ
Институт оешуга 30 ел тулуга һәм ТАССР Министрлар Советының «Татар Совет энциклопедиясен әзерләү һәм бастыру турында» карарын кабул итүгә 35 ел тулуга багышланган альбом
Институт Татарской энциклопедии и регионоведения: от традиций к инновациям. Альбом, приуроченный к 30-летию создания института и 35-летию принятия постановления Совета Министров ТАССР «О подготовке и издании Татарской Советской Энциклопедии» / авт.-сост. Р.В.Шайдуллин, Л.Т.Мухаметшина; отв. ред. Э.М.Галимова, Л.М.Айнутдинова. Казань: Институт Татарской энциклопедии и регионоведения им. М.Х.Хасанова АН РТ, 2024. 140 с.
Альбом Татарстан Фәннәр академиясенең М.Х.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты оешуга 30 ел тулу һәм ТАССР Министрлар Советының «Татар Совет энциклопедиясен әзерләү һәм бастыру турында» карарын кабул итүгә 35 ел тулу уңаеннан әзерләнде. Китап дөньяда һәм Россиядә энциклопедистика фәне үсешенә тарихи караш белән ачыла, бу институтның энциклопедияләр эшләү һәм бастыруын, Татарстан һәм татар халкы турындагы белемнәрне энциклопедик тикшеренүләр үсешенең хәзерге тенденцияләре контекстында фәнни популярлаштыру өлкәсендәге эшчәнлеген һәм казанышларын комплекслы ачарга мөмкинлек бирә. Институтның фәнни‑тикшеренү бүлекчәләре оешу, аякка басу процессына һәм фәнни кадрлар формалаштыруга, шулай ук коллективның хезмәт көннәрен тасвирлауга аерым игътибар бирелә.
Альбом энциклопедист-коллегаларга, төрле фән өлкәләре галимнәренә, мәдәният һәм мәгариф оешмалары хезмәткәрләренә, шулай ук энциклопедистика фәне белән кызыксынучыларга адреслана.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.