Азнакай районы территориясендә (Владимировка авылыннан төньяк-көнбатыштарак).

1991 елда оештырыла.

Мәйданы 62 га.

Ямаш елгасының биек уң як ярын алып тора. Болынлы ташлы даланың уникаль биоценозы үрнәге. Дала үсемлекләренең 30 лап төре үсә, ш.и. тар яфраклы кылган, Альп кашкарые, кызыл гамбәрия чәчәге, иң гади оносма.

Тыюлыкта ТРдагы иң зур популяцияләрдән саналган язгы адонис төре киң таралган (1 м2 га 5-10 үсемлек туры килә).