Географик урыны

Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында урнашкан. Удмурт Республикасы белән чиктәш.

Гомуми мәгълүмат

1927 елның 14 февралендә оештырыла.

Үзәге – Әгерҗе шәһәре.

Мәйданы – 1796,6 кв.км.

Халык саны 2017 елда 35574 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча, татарлар – 58,9%, руслар – 24%, марилар – 8,2%, удмуртлар – 6,6%).

Район составына 72 торак пункт керә.

Тарихы

Хәзерге Әгерҗе районының территориясе элек Казан һәм Вятка губерналарында, Вотяк автономияле өлкәсендә булган, 1920–1921 елларда ТАССРга кергән Алабуга һәм Сарапул өязләреннән формалаша.

1921 елда Әгерҗе кантоны оештырыла. Аның мәйданы 890 кв.км. Халык саны – 41,2 мең кеше, шуларның 70,9%ы – татарлар, 16,9%ы – руслар, 8,6%ы – марилар, 3,6%ы – удмуртлар (1922 елда).

Кантон составына 93 торак пункт керә. Кантон 5 волостька (Әгерҗе, Исәнбай, Иске Чыкалда, Көчек, Сарсак-Умга) бүленә. 83 тегермән, шуларның берсе пар тегермәне; 28 ярма яргыч, 24 ашлык киптерү пункты була. 48 мәктәп, 8 китапханә, 3 халык йорты, клуб эшли.

1924 елда кантон ТАССРның Алабуга кантоны составына керә.

Оешкан вакытында Әгерҗе районына бер поселок советы һәм 25 авыл советы, 29422 кеше (татарлар – 21137, руслар – 6958) яшәгән 105 торак пункт керә.

Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. 1940 елда мәйданы – 612 кв.км, халкы – 38 мең кеше, 22 авыл советы, 64 торак пункт була. 1960 елда районның мәйданы 597,1 кв.км тәшкил итә, аңа 10 авыл советы, 56 торак пункт керә.

ТАССРда административ берәмлекләрне эреләндерү сәбәпле, 1963 елның 1 февралендә Әгерҗе районы таркатыла, территориясе Алабуга районына бирелә.

1964 елның 4 мартында аңа элеккеге Красный Бор районы территориясен дә кертеп яңадан торгызыла.

Красный Бор районы 1930 елның 10 августында оештырыла, үзәге Красный Бор авылында. Район территориясе 1920–1921 елларда ТАССРга Казан һәм Вятка губерналарының Алабуга һәм Сарапул өязләреннән кертелә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1921 елдан – Алабуга һәм Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. Оешкан вакытында Красный Бор районына 29 авыл советы, 34651 кеше яшәгән 92 торак пункт керә.

1940 елда районның мәйданы 1201 кв.км тәшкил итә, халык саны – 36,9 мең кеше, 26 авыл советы, 72 торак пункт була.

1966 елгы мәгълүматларга караганда, Әгерҗе районының мәйданы 1799 кв.км тәшкил итә, халык саны – 54500 кеше, 21 авыл советы, 105 торак пункт исәпләнә.

2015 елга районның мәйданы 1796,6 кв.км тәшкил итә. Халык саны – 36021 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча, татарлар – 58,9%, руслар – 24%, марилар – 8,2%, удмуртлар – 6,6%). Шәһәр халкы – 19738 кеше, авыл халкы –  16283 кеше (халыкның уртача урнашу тыгызлыгы – 1 кв.км га 20 кеше).

Административ-территориаль бүленеш

Район составына 72 торак пункт керә, алар бер шәһәр һәм 21 авыл җирлегенә бүленгән: Әгерҗе шәһәр җирлеге (Әгерҗе шәһәре); авыл җирлекләре:

  • Әзи (Әзи (Азеево), Ташлы, Кондызлы, Чәчкә авыллары);
  • Бима (Бима, Яңа Чыкалда, Пеләмеш, Мадык авыллары);
  • Девәтернә (Девәтернә (Тугыз буй), Нарат, Гали, Комсомолка авыллары);
  • Иж-Бубый (Иж-Бубый, Иж-Бәйки авыллары);
  • Исәнбай (Исәнбай авылы);
  • Кадрәк (Кадрәк авылы);
  • Кадыбаш (Кадыбаш, Касай, Яңа Эсләк авыллары),
  • Кичкетаң (Кичкетаң, Балтач, Барҗы Умга, Барҗы-Пельга авыллары);
  • Красный Бор (Красный Бор, Зуево авыллары);
  • Кырынды (Кырынды, Чишмә авыллары, Тукай һәм Еленовский поселоклары);
  • Кодаш (Кодаш, Биектау, Кыдырлы, Яңа Кызылъяр, Иске Кызылъяр авыллары);
  • Күләгәш (Күләгәш, Волково, Байтуган, Ожбуй авыллары);
  • Көчек (Түбән Көчек, Варкләд-Бодья, Рус Шаршадысы авыллары);
  • Яңа Бәзәкә (Яңавыл, Яңа Бәзәкә авыллары, Варкләд (Әрем), Вольный Труд, Иске Никольский, Яңа Никольский поселоклары);
  • Салагыш (Салагыш, Яморза, Мадьяр, Татар Чилчәсе, Уразай авыллары);
  • СарсакУмга (Сарсак-Умга, Сәрдәле, Сарсак-Әрәмә, Татар Таңсары авыллары);
  • Иске Эсләк (Иске Эсләк, Үтәгән авыллары);
  • Иске Чыкалда (Иске Чыкалда, Саклау авыллары);
  • Тәбәрле (Тәбәрле, Яңа Акхуҗа, Сокман, Мукшур авыллары),
  • Тирсә (Тирсә, Наҗар, Мордыбай, Тоба, Чишмә авыллары);
  • Шаршады (Шаршады, Сәхрә авыллары).

Геологик төзелеше

Әгерҗе районы Кама-Агыйдел иңкүлегенең көнбатыш чите һәм Төньяк-Татар гөмбәзенең көнчыгыш авышлыгы чикләрендә урнашкан.

Өслеге неоген системаларының Пермь һәм Акчагыл ярусының Уфа, Казан һәм Северодвинск яруслары утырмаларыннан тора. Иң борынгы Уфа утырмалары Иж елгасы үзәненең түбән агымында известьташ, мергель һәм балчык катламнары буларак күренәләр.

Казан ярусы утырмалары кызыл төстәге балчыклар, комташлар һәм карбонат токымнар рәвешендә район территориясенең шактый өлешен били һәм биек субүләрләрнең тигез участокларында Северодвинск ярусының коңгырт- һәм яшькелт-соры комсу-балчыксыл һәм карбонатлы токымнары белән каплана.

Акчагыл ярусының күп өлеше соры балчыктан торган алеврит-балчыксыл токымнары Иж елгасы үзәнендә һәм аның сул кушылдыгы Кырыкмас елгасында күп.

Бөтен җирдә дүртенчел системаның көпшәк утырмалары таралган, авышлыклар өслеге 4–5 метрга кадәр булган делювиаль балчыклы туфраклар япмасы белән капланган.

Рельеф

Әгерҗе районы территориясе абсолют биеклеге 200 метрга кадәр һәм аннан да биегрәк булган калку тигезлектән тора.

 Иж елгасы үзәне белән ул 2 өлешкә бүленә (плато), көньяк чите Можга (көнбатышта) һәм Сарапул (көнчыгышта) калкулыкларыннан гыйбарәт.

Көнбатыш плато Вала елгасы (Удмурт Республикасы территориясендә) һәм Иж елгасы үзәннәре арасында урнашкан. Көнчыгыш плато Иж һәм Кама елгалары арасын били, аның көньяк өлеше – районның иң калку (246 метрга кадәр) участогы.

Рельефның иң түбән баскычы – Кама елгасы тугае, Түбән Кама сусаклагычы тарафыннан 62,5 метр тамгасында су астында кала.

Тугайдан югарырак якынча 80 метр биеклектәге югары дүртенчел терраса күтәрелә.

Файдалы казылмалар

Ташкүмер һәм девон утырмаларында нефть чыганаклары табыла. Иң зурлары: Әзи (Азеево)-Салагыш (1958 елда ачыла, 1978 елдан эшкәртелә), Кондызлы (1965 елда ачыла, 1976 елдан эшкәртелә).

Барҗы елгасы үзәнендә көрән ташкүмер чыганаклары тикшерелә.

Руда булмаган чимал чыгарыла: төзелеш өчен ком, балчык һәм комлы-чуерташ материалы, мелиорант сыйфатында известьташ һәм төзелеш өчен известь.

Климат

Климат уртача-континенталь: чагыштырмача дымлы һәм җылы җәй,  салкынча һәм уртача карлы кыш. Уртача еллык һава температурасы +3,1 °С, гыйнвар –13,4 °С (абсолют минимум – 52°С), июль +19,1 °С (абсолют максимум +37°С).

Салкын булмаган вакыт озынлыгы уртача 110–130  көн.

Еллык атмосфера явым-төшемнәре 530 мм, җылы чорда 360 мм тәшкил итә.

Тотрыклы кар катламы ноябрьнең икенче яртысында барлыкка килә, апрельнең 2 нче декадасына кадәр дәвам итә. Кар катламының уртача биеклеге – 45 см (25–90 см булырга мөмкин).

Җил юнәлеше: ел әйләнешендә – көньяк-көнбатыш (27,8%) һәм көнбатыш (15,7%), кышын – көньяк-көнбатыш (33,4%) һәм көньяк (18,5%), җәен – төньяк (16,4%) һәм көньяк-көнбатыш (16,5%).

Су ресурслары

Район территориясе Кама елгасы бассейны елга үзәннәре белән бүлгәләнгән. Иң төп елгалардан саналган Иж елгасы меридиональ юнәлештә ага һәм Салагыш авылыннан көнбатыштарак Түбән Кама сусаклагычына коя.

Иж елгасына 10 нан артык кечкенә елгалар кушыла – Кырыкмас, Чаж, Бубый, Әгерҗе, Барҗы һәм башкалар. Елга челтәренең уртача тыгызлыгы 0,2–0,5 км/кв.км.

Елгаларның межа вакытындагы су агымы ТРда иң югары һәм 59 мм җитә. Иж елгасының межа вакытындагы су чыгымы 15 куб.м/с, иң күбесе Кама алдында.

Иж елгасының уңъяк һәм сул яр буйларында, аеруча елганың түбәнге агымында һәм Кырыкмас елгасы тамагы янында тугай күлләре бик күп.

Туфрак

Җирләре, башлыча районның көнчыгыш өлешендә, субүләрләр сөзәклеклекләренә хас кәсле-көлсу туфраклы. Иж елгасының уңъяк яр буендагы түбән террасаларда элювиаль-делювиаль һәм делювиаль утырмаларда соры урман балчыксыл туфраклар формалашкан.

Елга тугайлары аллювиаль кәсле туендырылган туфракларга бай.

Урман ресурслары

Яфраклы-карасу ылыслы урманнарда чыршылар өстенлек итә. Район өчен сирәк куаклыклы һәм сирәкләтелгән үлән капламлы яшел мүкле чыршылыклар хас. Зур мәйданнарны чыршы, имән, каен, өрәңге, юкә агачлары үсә торган яфраклы чыршы урманнары били.

Елга яр буйларында комлы туфракларда киң яфраклы, шулай ук каен һәм усаклы нарат урманнары үсә.

Иң зур урманнар районның төньяк-көнчыгышында Иж елгасының уңъяк яр буенда, районның төньягында Кырыкмас елгасының уңъяк яр буенда, Әзи елгасы бассейнында, районның көньягында Кама елгасының уңъяк яр буенда (наратлык) урнашкан.

Урманнарның гомуми мәйданы 37,4 мең гектар (район мәйданының 20,8%ы) тәшкил итә.

Фауна

Хайваннар дөньясында елга кондызы, Америка чәшкесе, ондатра, поши, кабан дуңгызы, ак куян, үр куяны, тиен, сусар, төлке, селәүсен яши. Вак имезүчеләр арасында җирән кыр тычканы, урман тычканы, сары бугазлы тычкан, гади көрәнтеш очрый.

Кошларның 100 төре билгеле. Иж елгасы тугаенда китү-кайту вакытларында үрдәкләр, казлар, аккошлар туктыйлар.

Саклана торган территорияләр

Районның табигый-тыюлык фонды 10889 гектар (барлык территориянең 6%ы) тәшкил итә. Аңа “Кичкетаң” комплекслы табигать тыюлыгы (9796 гектар) керә, ул Иж елгасы үзәненең түбәнге агымындагы киң болын киңлекләре әйләнәсендәге урман участокларыннан (1676 гектар) тора; “Катнаш наратлык” табигать истәлеге (мәйданы 49 гектар, 1987 елда бүлеп алына, Балтач авылыннан төньяктарак, Барҗы елгасы үзәненең сул яр буе сөзәклегендә урнашкан) нарат, чыршы, ак чыршылар үсә торган ылыслы урманнан тора.

Шулай ук Иж елгасы, Кырыкмас елгасы тугае (1030 гектар), Красный Бор геология киселеше (14 гектар) табигать истәлекләре буларак игълан ителгән.

Республиканың иң матур урыннарының берсе – “Кичкетаң” тыюлыгы территориясе. Әгерҗе районының көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан, Иж елгасы үзәненең түбәнге агымында Кичкетаң авылыннан көнчыгыштарак, Салагыш авылыннан көнбатыштарак, Кырынды авылыннан көньяктарак урнашкан участокны били. 1997 елда булдырыла. Тыюлык территориясендә – күлләр, шул исәптән иске елга юлы күлләре, сөзәклекләр итәгендә  чишмәләр күп. 

Урманнар нигездә ылыслы- яфраклы агачлардан тора. Тыюлык территориясендә үсемлекләрнең сирәк төрләре очрый: кызыл бармактамыр, сарана лалә, сары төнбоек.

Хайваннар дөньясы да бик төрле. Монда елга кондызы, Америка чәшкесе, ондатра, поши, кабан дуңгызы яши. Кошларның бик күп төрләре билгеле, шул исәптән ТРның Кызыл китабына кертелгәннәре: зур күлбога, ысылдык аккош, кыр карчыгасы, елга каракошы, лачын, бытбылдык, соры торна, яңгыр чыпчыгы, кулик-саескан, зур әкәм-төкәм, үлән кошы, шаркылдык кош, сазлык ябалагы, чырайсыз ябалак, сары корташар, эрбет чыпчыгы.

Районының көнчыгыш өлешендә Әгерҗе аучылык тыюлыгы урнашкан, мәйданы 30,9 мең гектар тәшкил итә, шул исәптән урманнар – 6,8 мең гектар, сазлыклар – 400 гектар. 1984 елда елга кондызын һәм суер үрчетергә уңай шартлар булдыру өчен оештырыла. Татарстанда даими рәвештә камалар яши торган бердәнбер урын. Монда ТРның Кызыл китабына кертелгән хайван төрләре очрый – җизбаш кәлтә, гади кара елан, тавышлы зур каракош, аккойрык бөркет, яр чыпчыгы, көрән аю.

Икътисад

Әгерҗе районы икътисады авыл хуҗалыгы юнәлешендә. Ит-сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау, умартачылык үсеш алган.

Авыл хуҗалыгының файдаланыла торган җирләре 91,5 мең гектар мәйданны били, шул исәптән – сөрүлек җирләр 59,5 мең гектар (2015 елда). Сабан бодае, уҗым арышы, арпа, солы, борчак игелә, бәрәңге үстерелә. 2014 елга районда 51 авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли (2001 елда – 29).

Районның иң зур предприятиеләре: “Ак Барс-Әгерҗе” агрофирмасы” һәм “Әгерҗеагрохимсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр. Шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендә “Агро-Кама” (бөртекле-кузаклы һәм терлек азыгы җитештерү), “Нәүрүз” (ит-сөт терлекчелеге, дуңгызчылык), “Агро-Престиж” (бәрәңге үстерү), “Сарсак-Умга” (бөртекле-кузаклы һәм терлек азыгы культуралары, ит-сөт терлекчелеге), “Назәр” (бөртекле-кузаклы һәм терлек азыгы культуралары, ит-сөт терлекчелеге), “БИО-ПРОДУКТ” (балыкчылык) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, 48 крәстиян-фермер хуҗалыгы эшли.

2016 елда 52,2 мең тонна бөртекле ашлык, 3,8 мең тонна бәрәңге уңышы алына. Шартлы бер баш терлеккә 27,6 центнер азык берәмлеге әзерләнә. 22,2 мең тонна сөт (бер баш сыердан уртача савым 5116 кг) җитештерелә.

Сәнәгать предприятиеләре район үзәгендә, шулай ук Исәнбай һәм Красный Бор авылларында урнашкан. Шулар арасыннан иң зур предприятиеләр: “Әгерҗе урманчылыгы” дәүләт бюджет учреждениесе, район кулланучылар җәмгыяте, “Икмәк комбинаты” җитештерү берләшмәсе, “Болгар-Икмәк”, “БрэдГор”, “Җылылык челтәрләре”, “Комтехэнерго”, “Теплосбыт”, “Стройкерамика-2”, “Әгерҗе керамикасы”, “Әгерҗе ит комбинаты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр.

Төп төзелеш оешмалары: “Ижстройсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, “Әгерҗе МСО” ябык акционерлык җәмгыяте, Төзелеш-монтаж пердприятиесе-184, “Стройград” төзелеш компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, “Төзелеш-монтаж идарәсе”  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Районда җитештерелә торган продукциянең төп төрләре: ипи һәм икмәк-күмәч әйберләре, мөгезле эре терлек һәм дуңгыз ите. Җирле товар җитештерүчеләр тарафыннан сөт продукциясе, алкогольсез эчемлекләр, шулай ук кирпеч, өй җиһазлары һәм пиломатериаллар җитештерү оештырылган.

Юллар

Район территориясе буенча Казан–Екатеринбург һәм Әгерҗе–Акбаш тимер юллары, Әгерҗе–Красный Бор һәм Менделеев–Ижевск автомобиль юллары уза, Красный Бор авылында пристань бар.

Мәгариф

Мәгариф өлкәсендәге учреждениеләр: 5 башлангыч мәктәп – балалар бакчасы, 3 башлангыч, 19 урта гомуми белем бирү мәктәбе (шул исәптән гимназия һәм лицей), коррекция мәктәп-интернат, һөнәри училище.

Өстәмә белем бирү учреждениеләре: Балалар сәнгать мәктәбе, Балалар укыту-сәламәтләндерү үзәге, Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Мәктәптән тыш эшләр үзәге; яшьләр сәясәте бүлеге каршында “Ровесник” яшүсмерләр клубы, “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмалары үзәге эшли.

Мәдәният

Мәдәният өлкәсендәге учреждениеләр: 17 мәдәният йорты һәм 18 клуб, 25 массакүләм китапханә,  социаль приют (Красный Бор авылында), 6 музей. Әгерҗе районы тарихы музее 1997 елда оештырыла, 2011 елда ТР Әгерҗе муниципаль районы тарихы һәм мәдәни мирасы музее итеп үзгәртелә (8 мең саклау берәмлеге), аның филиаллары: Таҗи Гыйззәт музее, Салагыш авылы тарихы музее, Тәбәрле авылы тарихы музее, Иж-Бубый авылы тарихы музее.

Әгерҗе станциясенең эксплуатация локомотив депосы сугышчан һәм хезмәт даны музее 1980 елда оештырыла (музей экспозициясе локомотив депоның административ корпусында урнашкан).

Районда үзешчән халык иҗатының төрле клуб оешмалары эшли, шуларның бишесе “халык” исемен алган, төрле дәрәҗәдәге фестиваль һәм конкурсларда  приз алучылар, дипломантлар, лауреатлар:

  • Кичкетаң халык театры,
  • “Кадряк Сем” Кадрәк мари фольклор ансамбле,
  • “Зарнисизьил” СарсакУмга удмурт фольклор ансамбле,
  • “Көмеш телле гармун” гармунчылар ансамбле,
  • “Эр ужара” Бима фольклор коллективы.

Әгерҗе районында 28 мәчет (Әгерҗедә – “Хәсән” (2005 елдан) һәм “Нур” (2009 елдан)), 4 чиркәү (Әгерҗедә – изге Сергей Радонежский храмы (2008 елдан)) бар.

1931 елдан татарча “Әгерҗе хәбәрләре”, русча “Агрызские вести” газеталары нәшер ителә. Иң беренче исеме – “Ленин юлы”  (Ленинский путь”), 1962 елдан – “Җиңү юлы” (“Путь победы”), 1991 елдан хәзерге исемдә.

Әгерҗе районы территориясендә нигездә тимер гасырның элгәреге чорына караган 30 лап археология истәлекләре табыла. Шулардан 5 объект дәүләт тарафыннан саклана:

  • Красный Бор каберлеге, безнең эрага кадәр I меңьеллык ахыры (федераль әһәмияттәге истәлек),
  • Зуево каберлеге,
  • Зур һәм Кече Малиновка шәһәрлекләре,
  • II Муново шәһәрлеге – Шайтан шәһәрчеге (республика әһәмиятендәге истәлекләр).

Юкка чыккан Зур Барҗы һәм Барҗы авыллары тирәсендә Пьянобор, Мазунино культураларына һәм безнең эраның I меңьеллыгына караган 4 авыллык, юкка чыккан Югары Малиновка (шәһәрлек) һәм Муново (2 каберлек, авыллык, шәһәрлекләр) авыллары янында Ананьино, Пьянобор һәм Мазунино культураларына караган истәлекләр табыла.

Сәламәтлек саклау

Сәламәтлек саклау системасында Үзәк район хастаханәсе һәм поликлиника, 3 дәвалау амбулаториясе, 36 фельдшер-акушерлык пункты, балалар туберкулез шифаханәсе (Красный Бор авылында) эшли.

Спорт тормышы

Районның спорт инфраструктурасында 118 спорт корылмасы бар, шуларның иң әһәмиятлесе – “Спутник” боз сарае һәм “Локомотив” стадионы.

Районда иң популяр спорт төрләре: футбол, хоккей, армспорт, кул сугыштыру, фигуралы шуу һәм чаңгы узышлары. Ел саен спортның төрле төрләре буенча 70 тән артык ярышлар уздырыла.

Танылган кешеләре

Әгерҗе районында туган күренекле шәхесләр:

  • педагогмәгърифәтчеләр – Бубилар (Нигъмәтуллиннар);
  • Советлар Союзы Геройлары – А.К.Габдрахманов, Б.С.Шабалин;
  • Социалистик Хезмәт Геройлары – Л.Н.Мусин, Д.М.Нуретдинов;
  • Хезмәт Герое – М.Х.Корбангалиев;
  • Дан орденының тулы кавалеры – Р.Х.Гайнуллин;
  • Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары – Х.Х.Газизова, М.Ә.Усманов;
  • фән һәм мәдәният эшлеклеләре – Т.К.Гыйззәт, Л.К.Айтуганов, Ю.Ш.Әминов, Р.Ә.Даутов, А.М.Кибардина, С.М.Корбангалиев, М.М.Миңлебаев, К.С.Мостафин, Я.С.Мохтаров, Р.Ф, Халитов;
  • дәүләт эшлеклеләре – А.З.Фәррахов, И.Ш.Халиков, Ф.Б.Шабаев.

Әгерҗе районының юкка чыккан авылларында туган күренекле шәхесләр:

  • М.Х.Вәлиев (1948 елда туган, Барҗы авылы) – язучы, әдәбият тәнкыйтьчесе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре;
  • Х.Х.Газизова (1933 елда туган, Барҗы авылы) – ташчы, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры;
  • Р.Г.Тураев (1956 елда туган, Рысово авылы) – Республика кан үзәге баш табибе, ТРның атказанган табибе (2011 елдан);
  • С.Ш.Шәрипов (1882 елда туган, Барҗы авылы – 1942) – язучы, дәүләт эшлеклесе, 1934–1936 елларда СССР Тышкы сәүдә халык комиссариатының Казакъстанның көньяк өлкәләре буенча вәкаләтле вәкиле.

Советлар Союзы Геройлары З.Солтановның (1937 елда Әгерҗе тимер юл училищесен тәмамлаганнан соң, 1938–1940 елларда Әгерҗе паровозлар депосында эшли), Г.Н.Шәмсетдиновның (Казан педагогика училищесен тәмамлаганнан соң, 1935 елда Салагыш мәктәбендә укыта) тормышы һәм эшчәнлекләре Әгерҗе районы белән бәйле.