Кама елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 226 км, ТР чикләрендә – 97 км.

Бассейнының мәйданы 8478 км2, ТР чикләрендә – 1700 км2. Елга башы Удмурт Республикасы территориясендә, тамагы Әгерҗе районының Салагыш авылыннан 6 км көнбатыштарак. Елганың түбәнге агымы Түбән Кама сусаклагычы сулары белән сазланган. Елга башының абсолют биеклеге 200 м, тамагыныкы – 62 м. Ижның су җыелу урыны рельефы ике калкулыклы тигезлектән гыйбарәт: Можга – Иж һәм Вятка елгалары үзәннәре арасында (абсолют биеклеге 230-250 м) һәм Сарапул – Иж һәм Кама елгалары үзәннәре арасында (абсолют биеклеге 170-250 м). Су җыелу урынының ерым-сыза челтәре чагыштырмача зур түгел. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 40% тан артык. Иж елгасының үзәне асимметрияле, сул яктан сөзәклекләре беркадәр текәрәк, шактый өлеше урман белән капланган. Елга тугае ике яклы, уңъяк яры буйлап киңрәк. Елга юлы бормалы, ергакланмаган, күбрәк 2-3 м тирәнлектә, киңлеге 20-30 м.

Иж елгасының 62 кушылдыгы бар, иң зурлары: Кырыкмас (100 км), Әзи (22,9 км) – сул; Чаж (50 км), Бубый (40,5 км), Әгерҗе (31,3 км), Барҗы (27 км), Барҗы (24,4 км), Мөвиҗә (19 км), Бәркләт (15,2 км) – уң кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,49 км/км2. Туенуы катнаш, җәйге челләдә җир асты сулары исәбенә тотрыклы. Җир асты туендыру модуле 0,5-5 л/с·км2.

ТР территориясендә елга режимы Әгерҗе шәһәре (1931-1990 еллар) һәм Лебединое озеро авылы (1933-1968 еллар) янындагы гидрологик постта өйрәнелә.

Су биеклегенең уртача тирбәлеше Әгерҗе шәһәре янында 4,3 м (иң күбе 5 м). Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 141 мм, ташу агымы катламы 84 мм. Язгы ташу (уртача дәвамлылыгы 50 көн), гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана, су тигезлегенең көчле күтәрелүе белән характерлана, озакка сузылмыйча чагыштырмача тиз кими. Иң зур чыгымы 587 м3/с (1979). Җәйге саегулар тотрыклы. Елга тамагында суының иң аз вакыттагы уртача күпьеллык чыгымы 12,5 м3/с. Яңгырлар ташуы ел саен күзәтелсә дә, сизелерлек түгел. Бассейнда ташулар агымының уртача катламы 4,2 мм. Иж, гадәттә, ноябрьнең беренче ункөнлегендә ката. Боз кату тотрыклы, дәвамлылыгы 135-140 көн. Боз калынлыгы кыш ахырына 40-60 см га җитә. Суының уртача күпьеллык чыгымы 17,7 м3/с. Елга китерелмәләренең уртача еллык агымы 41 мең т. Суының уртача болганчыклыгы 70 г/м3.

Суы гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы, язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.

Иж елгасы бассейнында гомуми күләме 6,6 млн м3 булган 7 буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла.

Иж – ТРның табигать истәлеге (1978).

Иж бассейнында КичкеТаң тыюлыгы урнашкан.