ТР территориясендәге акваториянең төп өлеше, сусаклагычның сулары Кама елгасы буенча Удмурт Республикасына, Агыйдел елгасы буенча Башкортстан Республикасына таралган.

Чаллы шәһәре янында Түбән Кама ГЭСы плотинасы төзелгәч, 1978 елда барлыкка килә. 1978–79 елларда су белән тула, терәк суы биеклеге 62 м тәшкил итә. Мәйданы 1084 км2, күләме 3,6 км3, Кама елгасы буенча озынлыгы 185 км, Агыйдел буенча 87 км, иң зур киңлеге 15 км, иң зур тирәнлеге 20 м.

Гадәти терәк биеклегендә проект күрсәткечләре 68 м тәшкил итә: мәйданы 2651 км2, күләме 13,8 км3, Кама елгасы буенча озынлыгы 283 км, Агыйдел елгасы буенча 140 км, иң зур киңлеге — 20 км (су проект биеклегендә булганда Түбән Кама сусаклагычының терәк сулары Пермь өлкәсе территориясендә дә тарала).

Сусаклагычның барлык мәйданының якынча 50% ын 2 м га кадәр тирәнлектәге сай сулыклар били. Кама кушылдыкларының түбәнге агымында зур култыклар — Агыйдел, Ык, Иж һәм башкалар барлыкка килгән.

Түбән Кама сусаклагычына өстәрәк ятучы Воткинск һәм Кама сусаклагычлары суы белән көйләнүче Кама, Павловка сусаклагычы белән көйләнүче Агыйдел, шулай ук Сөн, Ык, Минзәлә, Иж елгаларының агымнары керә. Түбән Кама сусаклагычында агымны сезонлы көйләү үткәрелә.

Биеклек тирбәнешләренең амплитудасы 1,5 м дан артмый. Туенуы күбесенчә язгы кар сулары исәбенә. Көзге-язгы чорда су тиешле биеклеккә җиткерелә. Боз ката башлау уртача чоры 30 ноябрь (иртә булганда — 23 ноябрь, соңга калганда — 9 декабрь), боздан арчылу — 2 май (иртә булганда — 28 апрель, соңга калганда — 7 май); боз катуның уртача дәвамлылыгы — 213 көн (иң озыны — 222, иң кыскасы — 202 көн).

Энергетика ихтыяҗларына, су транспорты, су белән тәэмин итү, сугару өчен кулланыла. Түбән Кама сусаклагычы ярлары буенда санаторийлар, ял базалары, балалар сәламәтләндерү лагерьлары урнашкан. Сәнәгый балыкчылык алып барыла (корбан балык, судак, чуртан, чабак, густера, синец).

Терәк биеклеге 68 м да булганда ТР чикләрендәге 88 мең га җир Түбән Кама сусаклагычы сулары астында кала. Түбән Кама сусаклагычында даими терәк биеклеген 68 м га кадәр билгедә тоту проблемасы хәл ителмәгән. Билгеле бер икътисади максатларга ярашлы рәвештә (электроэнергия җитештерүне арттыру, суднолар йөртү шартларын, суның санитар торышын һәм сыйфатын яхшырту) су биеклеген күтәрү җир (тагын 90 мең га җир ТРда су астында калачак) һәм табигать байлыклары торышына тискәре йогынты ясарга мөмкин.