Үлчәмнәре 0,01 мм дан да кечерәк булган кисәкчекләр өстенлек иткән (>50%) утырма токым. Башлыча, балчыксыл минераллардан (каолинит, монтмориллонит, гидрослюдалар һәм башкалар) тора, су белән яхшы измә хасил итә, кипкәндә бирелгән формасын саклап кала, яндыргач таш катылыгына керә.

Составында 1-2 минерал артык булган балчыклар – каолинит, монтмориллонит, палыгорскит, каолинит гидрослюдалы һәм башкалар, 3 һәм 3 тән артык булган очракта полиминерал дип атала. Балчыксыл минераллардан торган, ләкин үзле булмаган һәм суда җебеми торган токымнар аргиллитлар дип атала.

Балчык борынгы һәм хәзерге сулыкларда төрле тау токымнары һәм минераллар ашалудан барлыкка килгән дисперсияле продуктлар туплану нәтиҗәсендә хасил була. Диңгез, күл, аллювиаль, морена һәм башка балчыклар була. Алар бер-берсеннән минераль составы һәм шулай ук чисталыгы (балчык булмаган эре бөртекле кушымталарсыз) белән аерылып торалар.

Җир шарында балчыклар киң таралган: дүртенчел утырмалардан алып кембрий утырмаларына кадәр (утырма токымнарның яртысы диярлек) очрый; борынгырак утырмалар, кагыйдә буларак, метаморфозланган (үзгәргән).

Балчык сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында киң кулланыла. Аның кулланылышын минераль составына бәйле булган махсус физик һәм технологик сыйфатлары билгели. Мәсәлән, каолинлы балчыкларның эрү температурасы югары (1580°C) булу сәбәпле, аларны утка чыдам балчыклар диләр һәм утка чыдам әйберләр эшләүдә, ә эрү температурасы 1580 нән алып 1350°C ка кадәр булган балчыкларны авыр эрүчән диләр һәм керамика сәнәгатендә (фаянс, плитә, торба, каплау кирпечләре һәм башкалар) кулланалар.

Полиминераль балчыклар, гадәттә, 1350°C тан түбәнрәк температурада эри һәм җиңел эрүчән балчыкларга керә, тупас керамика һәм кирпеч сугуда кулланыла.

Монтмориллонит һәм палыгорскит балчыклар сорбция, ионнар алмашу, бәйләү, үз хәленә кире кайту (тиксотроп) сыйфатларына ия, бораулау измәләре, адсорбентлар, металл кою эшләрендә форма ясауда, терлекчелек өчен комбиазык эшләп чыгаруда һәм башкада кулланыла.

Татарстанда балчыклар дүртенчел һәм неоген, шулай ук алардан да борынгырак утырмаларда киң таралган. Дүртенчел балчыклар җиңел эрүчән полиминераль балчыкларга керә, шулар арасында кирпеч сугу балчыкларының 50 ләп чыганагы билгеле (Кощак, Түбән Суыксу, Красная Горка).

Неоген балчыклары монтмориллонитлы; Биклән, Березовский, Югары Нурлат, Тарн-Вар чыганаклары балчыклары форма ясау, бораулау эшләрендә һәм керамзит чималы буларак кулланыла. 1950 еллардан аларны республикада бораулар эшләрендә кулланалар, шулай ук читкә чыгаралар. Апас, Бехтерево һәм башка чыганаклардагы балчык запаслары зур әһәмияткә ия һәм керамзит эшләүдә чимал булып тора.

Республиканың ташкүмер һәм девон утырмаларында каолин балчыклар бар (эшкәртү өчен уңайсыз, зур тирәнлектә яталар). Нефть чыганакларында алар еш кына нефть катламнарын аерып торучы ролен үти.