Биографиясе

1926 елның 28 августы, Казан шәһәре – 2014 елның 22 апреле, Мәскәү.

1949 елда Мәскәүдәге В.В.Куйбышев исемендәге Хәрби инженерлар академиясен тәмамлаганнан соң СССР Оборона министрлыгының төзелеш гаскәрләрендә һәм проектлау оешмаларында эшли. 1956 елдан Хәрби инженерлар академиясендә, 1970–1980 елларда инженерлык конструкцияләре кафедрасы мөдире. 1988 елдан Мәскәү коммуналь хуҗалык һәм төзелеш институтында.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре җир асты корылмаларындагы тимер-бетон конструкцияләр динамикасына карый.

Автоматлаштырылган һәм компьютер технологияләре кулланып, статик һәм динамик йөкләмәләрне хисаплау, саклау һәм проектлауның вариантлы һәм аналитик вариантлы ысулларын эшли. Шартлауның юнәлешле тәэсире теориясе һәм аны халык хуҗалыгы максатларында (плотиналар төзегәндә) куллану өлкәсендәге хезмәтләре халыкара танылу ала.

Уйлап табуга караган 7 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Железобетонные конструкции военно-инженерных сооружений. М., 1980.

Материалы и конструкции военно-инженерных сооружений. М., 1992.

Динамический расчет и оптимальное проектирование надземных сооружений. М., 1993.