Оешуы

1989 елның ноябрендә Казанда оештырыла (1990 елның мартында рәсми теркәлә). Лидерлары: А.Ф.Гарапов (Гарәфов), М.Г.Кадыйров, В.М.Галков, В.А.Гончаров, А.З.Закиров, С.П.Гаврилов һ.б.

Югары җитәкче органы – конференция, башкарма оешмасы – идарә. Матбугат басмалары – «Мәһди» электрон бюллетене.

Программа

  • Киң җәмәгатьчелекне экологикэнергетик проблемаларны хәл итүгә өндәү,
  • атом электр станцияләрен төзүне тыю, төзелгәннәренең ябылуына ирешү,
  • экологик яктан чиста булган электр корылмалары технологияләрен үзләштерүне һәм аларны кулланылышка кертүне хуплау.

Эшчәнлеге

Җәмгыятьнең гамәли эшчәнлеге атом электр станцияләрен (АЭС) файдалану һәм аларның табигатькә, шулай ук кешегә тәэсире, экологик яктан чиста булган һәм электр корылмалары технологияләрен үзләштерү, мәгълүмати фонд оештыру, АЭС төзелешенә һәм радиоактив калдыкларга каршы протест йөзеннән марш оештыру өлкәсендә тикшеренүләр үткәрүдән гыйбарәт. 1989 елның 1–2 июлендә Бөтентатар иҗтимагый үзәге һәм экология оешмалары катнашы белән СССРда Татарстан һәм Башкортстан АЭС төзелешенә каршы протест акциясе үткәрелә.

Татарстанда атом-төш корылмаларына каршылар җәмгыяте башлангычы белән Бөтенсоюз атом-төш корылмаларына каршы конференцияләр («Антиядерное движение: проблемы и альтернативы ядерной энергетики и промышленности», 1990, 1996 һәм 2000, Казан) үткәрелә. Элеккеге СССРның күп кенә шәһәрләреннән килгән делегатлар илдәге барлык атом-төш корылмаларына каршы көчләр консолидациясе, атом-төш корылмаларына каршы координацион үзәк төзү, барлык АЭСларны төзүне туктату, башка илләрдән кергән атом-төш корылмалары калдыкларын СССРда күмүне тыю, яңа энергетика программасын эшләүдә ярдәм итү, илдәге экологик халәт турында халыкка мәгълүмат бирү, чит илләргә ягулык экспортын киметү мәсьәләләрен тикшерәләр.

Икенче конференциядә шулай ук исерткеч эчемлек һәм тәмәке рекламалауны тыю, Татарстанда битум чыгаруны туктату, химик коралларны юк итү технологиясен җентекле экологик тикшерү мәсьәләләре күтәрелә.

Өченче конференциядә катнашучылар Евразия атом-төш корылмаларына каршы көрәшнең «яшел хәрәкәт»ен, Казанда һәм Новосибирскида координацион үзәкләре булган бердәм компьютер челтәре булдыру мәсьәләсен күтәрәләр.

Әдәбият

На путях к духовно-экологической цивилизации. Евразийский проект. Казань, 1996.

Автор – Л.М.Айнетдинова