Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Деревня по Айбашинской дороге исеме белән искә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәктәп, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 775,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Салкын Чишмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Суыксу авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Сабанчы” колхозы оештырыла. 1950 елда аңа “Волга” колхозы кушыла. 1962 елдан Ульянов исемендәге колхоз (колхоз идарәсе Суыксу авылында урнаша) эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп, клуб (2011 елга кадәр), “Фиргать” мәчете эшли (2014 елдан).

Күренекле кешеләре

Ә.Максуди (1868 – 1941) – тел белгече, педагог, ислам дине белгече, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе;

С.Максуди (1878 – 1957) – хокук белгече, сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, Анкара шәһәрендә хокук мәктәбенә нигез салучы, Казанда аңа һәйкәл куела, Казандагы һәм Биектау тимер юл станциясе поселогындагы урамнарга аның исеме бирелә.

Халык саны

1782 елда – 56 ир-ат;
1859 елда – 335,
1897 елда – 422,
1908 елда – 454,
1920 елда – 415,
1926 елда – 446,
1938 елда – 426,
1949 елда – 303,
1958 елда – 235,
1970 елда – 269,
1989 елда – 107,
2002 елда – 111,
2010 елда – 101,
2017 елда – 108 кеше.