Тарихы

1710–1711 еллардан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай сәүдә итү тарала.

XX йөз башында 2 мәчет, мәдрәсә, мәктәп (1908 ел) 2 тегермән, ярма яргыч, 3 юлаучылар йорты, 9 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2484,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Чырпы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1930 елның 10 августыннан – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Лаеш, 1944 елның 19 февраленнән – Салтан, 1946 елның 5 апреленнән – Корноухово, 1954 елның 19 ноябреннән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында.

Хәзер Татар Янтыгы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда авылда “Кызыл ялкын” колхозы оештырыла. 1994–2007 елларда “Ялкен” күмәк предприятиесе эшли. Хәзер берничә крәстиян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси предприятие бар.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1936 елда – җидееллык, 1953 елда – сигезьеллык, 1982 елда – урта, 2012 елда тулы булмаган урта мәктәп (1979 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Авылда китапханә (1931 елдан, мәдәният йорты бинасында), мәдәният йорты (1982 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (мәктәп бинасында), мәчет (1995 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Дуслык” театр (1997 елдан), “Яшь талантлар” вокаль (2000 елдан), “Чишмә” (2010) һәм “Кояш” (2002 елдан) балалар театр коллективлары эшли.

Авыл тирәсендә археология истәлеге – Янтык табылдыклары (фаразланганча, неолит дәвере) ачыклана.

Күренекле кешеләре

Ш.В.Галиев (1967 елда туган) – ТРның атказанган артисты;

Ш.А.Кушмин (1948 елда туган) – галим агроном, ТР һәм РФнең атказанган агрономы;

Р.Ф.Фәйзрахманов (1928 елда туган) – рәссам;

Г.Ш.Шакиров (1929–1991) – Казан җитен комбинаты, Казан киез-киез итек комбинаты эшчесе, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 122 ир-ат;
1859 елда – 748,
1897 елда – 1232,
1908 елда – 1595,
1920 елда – 1675,
1926 елда – 1541,
1938 елда – 1445,
1949 елда – 1172,
1958 елда – 996,
1970 елда – 1007,
1979 елда – 1329,
1989 елда – 555,
2002 елда – 464,
2010 елда – 366,
2017 елда – 314 кеше (татарлар – 99%).