Тарихы

1638 елга кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда По речке Синер исеме белән телгә алына, исеме мари сүзеннән ясалган (“ший энер”– көмеш елга).

Синер авылына Ершовка һәм Кукмара авылларыннан – руслар, Вятка губернасының Малмыж өязеннән марилар килеп урнаша.

XVIII – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (ясаклы чирмешләр) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук каеш сбруй әйберләре эшләү, аяк киме тегү, бау ишү һәм тегүчелек кәсепчелеге тарала.

1870 елда – земство мәктәбе, 1892 елда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла, 1912 елда Халык мәгарифе министрлыгы карамагына күчерелә. XX йөз башында мәктәпнең попечителе Кукмара фабриканты В.Н.Володин була. Изге Геннадий чиркәве (1892 елдан), земство мәктәбе эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 481,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Әсән-Елга волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Пүчинкә-Кучук авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Победа” колхозы оештырыла (1950 елдан үзәк утары Кашкара авылында), 1960 елдан – “Дружба” колхозы (Пүчинкә-Кучук авылы), 1993 елдан – “Дружба” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Дружба” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан “Вамин” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан – “Сөт иле – “Дружба”, 2017 елдан “Дружба” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан ”Искра” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыгында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1941 елга кадәр, 1945–1952, 1960–1967 елларда башлангыч мәктәп була.

2009 елда – иске чиркәү урынында Иоанна Кронштадский кәшәнәсе, 2011 елда Мари епархиясе епискобы изге Леонид хөрмәтенә кәшәнә ачыла.

Поселокта халыкта “әби патша юлы” дип аталган таш түшәлгән юллар сакланган (озынлыгы 120– 50 м, киңлеге 25 м).

Поселок читендә чишмә – “Студёный родник” һәм буа бар.

Күренекле кешеләре

Б.И.Санников (1947–1997 елларда) – хәрби прокурор, юстиция полковнигы;

Г.Г.Соловьёв (1929–2018) – шагыйрь.

Халык саны

1748 елда – 25,
1782 елда – 44 ир-ат;
1859 елда – 145,
1897 елда – 151,
1908 елда – 178,
1920 елда – 240,
1926 елда – 239,
1938 елда – 190,
1949 елда – 150,
1958 елда – 83,
1970 һәм 1979 елларда – 58әр,
1989 елда – 15,
2002 елда – 8,
2010 елда – 10,
2017 елда – 14 кеше (марилар – 62%, руслар – 38%).