Биографиясе

1924 елның 24 октябре, Буа кантоны Биеш авылы – 1944 елның 28 июле, Каунас шәһәре, Литва ССР.

Казанда слесарь булып эшли.

1942 елдан Кызыл Армиядә.

1942 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 136 нчы укчы полкның (5 нче армиянең 97 нче укчы дивизиясе) взвод командиры.

Көнбатыш һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Ржев-Вязьма, Смоленск (икесе дә – 1943 ел) һөҗүм операцияләрендә, Белоруссияне, Балтыйк буен азат итүдә катнаша.

1944 елның июнь-июль айларында Суходровка, Березина, Ошмянка елгалары (Белоруссия ССР) буендагы плацдарм өчен барган бәрелешләрдә катнаша, Вильнюс шәһәрендә урам сугышларында батырлык күрсәтә.

Каунас шәһәре өчен барган сугышта һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены, медаль белән бүләкләнә.

Әдәбият

Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;

Навечно в сердце народном. Минск, 1984.                               

Автор – В.А.Шагалов.