Дөньяда 20 ләп төре очрый.

ТР да 2 төре - шарсыман В. (V. globator) һәм алтынсыман вольвокс (V. aureus). Төче сулыкларда үрчиләр. Күпләп үрчегәндә су «чәчәк ата».

Шар яки эллипсоид формасында (диаметры 3 мм га кадәр), перифериядә бер кат булып 500 дән алып 20 меңгә кадәр күзәнәк урнаша, алар, үзара протоплазма җепселләре б-н тоташып, колония хасил итәләр. Һәрбер күзәнәкнең ике камчысы була, аларның тирбәнеше вольвоксны хәрәкәткә китерә. Шар куышлыгы сыек лайла белән тула. Вольвокс үрчегәндә кайбер күзәнәкләр колония тирәнлекләренә чумалар һәм анда берничә яңа колония барлыкка китереп бүленәләр.

Ике төре дә ТРның Кызыл китабына кертелгән.