Биографиясе

1908 елның 12 июне, Казан губернасы, Зөя өязе Сатмыш авылы – 1994 елның 15 феврале, Уфа шәһәре.

Башкортстан сәнгать техникумының театр бүлеген тәмамлый (В.Г.Мортазин-Иманский, М.Ә.Мәһдиев, Х.Г.Бухарский классы, 1930 ел, 1 нче чыгарылыш).

1930–1931 елларда Уфа эшче яшьләр театрын җитәкли, 1931 елдан Башкорт академия драма театрында актёр; 1942–1948, 1956–1971 елларда сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссёр.

1971–1982 елларда Казан кинохроника студиясенең Уфа бүлегендә фильмнарны башкорт теленә тәрҗемә итү (дубляж ясау) режиссёры. Бер үк вакытта 1935 елдан Уфа сәнгать техникумында укыта.

Иҗаты

Беренче тапкыр профессиональ сәхнәдә Базаргол ролендә уйный («Башкорт туе», М.Бурангол).

Иң яхшы рольләре арасында – Әхмәт («Сакмар» – «Һакмар», С.Мифтахов), Тукай (шул исемле пьеса, Ә.Фәйзи), Хлестаков («Ревизор», Н.В.Гоголь), Незнамов («Гаепсездән гаеплеләр», А.Н.Островский), Яго («Отелло», У.Шекспир), Фердинанд («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер) һәм башка образлар.

Киң иҗат диапазонлы, әсәрнең жанрын нечкә тоя белүче актёр образларны тамашачыны ышандырырлык, геройлары язмышы турында уйландырырлык итеп башкара.

Режиссёр һәм театрның сәнгать җитәкчесе буларак, куйган спектакльләре белән башкорт сәхнәсе эстетикасын, башкорт театры үсешенең программ юнәлешен билгели.

В.Г.Галимовның иң яхшы постановкалары авторның төп идеясе төгәллеген саклаган һәм күптөрле чаралар кулланган хәлдә дә академизмы һәм эчке бөтенлекләре белән аерылып торалар: «Кара йөзләр» (М.Гафури повесте буенча үз инсценировкасы), «Идүкәй һәм Мурадым» (М.Бурангол), «Салават Юлаев» (Б.Бикбай), «Кыз урлау», «Айгөл иле» (М.Кәрим), «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш), «Тукай» (Ә.Фәйзи), «Караңгылык хакимлеге» («Власть тьмы», Л.Н.Толстой), «Өченче патетик» («Третья патетическая», Н.Ф.Погодин), «Ябырылу» («Нашествие», Л.М.Леонов).

Күп кенә пьеса һәм инсценировкалар авторы.

Бүләкләре

Өч Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Башкирский академический театр драмы: Альбом. Уфа., 1969;

Мәһәҙиев М. Театр тураһында. Өфө, 1962.

Автор – И.И.Илялова.