Эчтәлек

Исеме элеккеге Займище авылы белән бәйле.

1907 елда П.А.Пономарёв, 1917 елда Б.Ф.Адлер, 1949–1950, 1952–1953 елларда А.Х.Халиков тарафыннан тикшерелә.

Таш (неолит), бакыр һәм бронза гасырларга караган 6 туктаулыкны үз эченә ала. Неолит дәверенә нисбәтле материаллар Чулман (Займище V туктаулыгы) һәм Балахна (Займище III туктаулыгы; чокырлы-тарак эзе сыман бизәкле балчык савыт-саба) археологик культураларына баглы чакматаштан эшләнгән әйберләрдән һәм әвәләп ясалган чүлмәк кисәкләреннән гыйбарәт.

Энеолит дәвере табылдыкларын – Волосово археологик культурасы савыт-сабасы ватыклары (Займище III һәм V туктаулыклары), бронза гасыр материалларын Казан яны археологик культурасына нисбәтле торак калдыклары тәшкил итә.

Археологик табылдыкларның төп өлеше (таш, металл, керамик әйберләр) бронза гасырга карый. А.Х.Халиков фаразынча, комплекста табылган әйберләрнең күпчелеге Казан яны культурасының Займище, Балым-Карташиха һәм Маклашеевка чорларына карый.

Әдәбият

Халиков А.Х. Древняя история Среднего Поволжья. Москва, 1969;

 Халиков А.Х. Приказанская культура // Свод археологических источников. Москва, 1980. Вып. 1-24.

Автор – Е.П.Казаков