Авыл 1678 елдан мәгълүм. Беренче исеме – Мәңгәр.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет була.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 848,2 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Арбор волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында.1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1935 елның 2 октябреннән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районнарында.

Хәзер Апаз авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Кызыл көрәшче” колхозы оештырыла, 1948 елда “Кызыл Таң” колхозы итеп үзгәртелә, 1957 елда – берләштерелгән “Северный” совхозы, 1967 елда – “Ватан” совхозы, 1990 елда Н.Сафин исемендәге совхоз составына керә. 1994 елдан Н.Сафин исемендәге күмәк предприятие, 2008 елдан “Сафин исемендәге” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2010 елдан “Ватан” агрофирмасы”. Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Авылда клуб, мәчет (1996 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Г.Ә. Әсхәдуллин (1928–2013) – фрезерчы, Социалистик Хезмәт Герое;

Д.Һ. Галимова (1932 елда туган) – дуңгыз караучы, Социалистик Хезмәт Герое;

Г.Ә.Кашафетдинов (1931–2002) – ветеринария фармакологы, токсиколог, ветеринария фәннәре докторы;

Р.Җ.Корбанов (1951 елда туган) – ветеринария хирургы, ветеринария фәннәре докторы, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, шагыйрь;

Н.С.Сафин (1921–1987) – Советлар Союзы Герое, ике тапкыр Ленин, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры. Казан һәм Арча шәһәрләрендә аның исемендәге урамнар бар, авылда бюст куелган.

Халык саны

1859 елда – 325,
1884 елда – 395,
1905 елда – 268,
1920 елда – 564,
1926 елда – 554,
1938 елда – 543,
1949 елда – 425,
1958 елда – 433,
1970 елда – 438,
1979 елда – 332,
1989 елда – 252,
2002 елда – 278,
2010 елда – 237,
2015 елда – 228 кеше (татарлар).