Урнашуы

Казан шәһәреннән 304 км төньяк-көнчыгыштарак, Ижевск шәһәреннән 36 км көньяктарак, Удмурт Республикасы чигендә, Әгерҗе елгасы буенда урнашкан.

Казан, Екатеринбург, Ижевск, Акбаш юнәлешләре тимер юлларының эре транспорт төйнәлеше. Россия күләмендә стратегик әһәмиятле тимер юл объекты.

Тарихы

1921 елга кадәр Вятка губернасының Сарапул өязе Әгерҗе волосте үзәге.

1921 елның гыйнварыннан ТАССРның Алабуга кантонынында (июньгә кадәр өяз), 1921 елның декабреннән Әгерҗе кантоны үзәге, 1924 елдан Алабуга кантоны башкарма комитетына буйсынган шәһәр.

1926 елда шәһәрләр исемлегеннән алына. 1927 елның 14 февраленнән Әгерҗе районының административ үзәге. 1928 елдан эшчеләр поселогы, 1938 елның 28 августында район карамагындагы шәһәр итеп үзгәртелә.

ТАССРда административ-территориаль бүленеш үзгәрү сәбәпле, 1963 елның 1 февраленнән Алабуга шәһәр советы хакимияте карамагында, 1964 елның 4 мартыннан яңадан район үзәге.

Оешу вакыты төгәл билгеле түгел. Беренче тапкыр Әгерҗе авылы 1646 елгы халык исәбе китапларында Тирсә волостеның кенәз Яушевлар биләмәсе составында телгә алына.

Авыл халкы 1773–1775 елларда Е.Пугачёв җитәкчелегендәге Крәстияннәр сугышында актив катнаша. 1774 елның 29 июлендә Е.Пугачёв Әгерҗедә була.

1865 елда Әгерҗедә 2 мәдрәсә, 2 мәктәп була. 1904 елда 2 мәдрәсә, 2 ир балалар һәм 4 кыз балалар мәктәпләре эшли.

XX йөз башында Әгерҗедә волость идарәсе урнаша, 2 мәчет була. 1914 елда Үзәк Россияне Урал белән тоташтыручы Казан – Екатеринбург тимер юлы төзелә.

1919 елда Әгерҗедә паровозлар депосы төзелә, Гражданнар сугышы вакытында анда “Азат Россия” (“Свободная Россия”) бронепоезды җыела.

1922 елга Әгерҗедә 40 урынга исәпләнгән кантон хастаханәсе эшли. 1927 елда – балалар-хатын-кызлар консультациясе, 1932 елда – 25 урынга исәпләнгән стационар, 1938 елда бала тудыру йорты ачыла. 1929 елда медицина шәһәрчеге – хирургия, терапея, бала тудыру бүлекләре булган тимер юл хастаханәсе ачыла, урта мәктәпнең яңа бинасы төзелә.

1933 елда Әгерҗе станциясендә вагоннар депосына нигез салына. 1942 елда паровозлар депосы тимер юлчылары “В.И.Чапаев” бронепоездын җыялар.

Бөек Ватан сугышы елларында 76 нчы мәктәптә эвакуацияләнгән госпиталь урнаша.

1927 елда “Интернационал” артеле оештырыла, соңрак – “Кызыл Йолдыз” , аннары “III Интернационал” итеп үзгәртелә. Кошчылык, яшелчә үстерү, кыйммәтле мех бирә торган җәнлек асрау, терлекчелек юнәлешендә эшчәнлек алып барыла.

1958 елда колхоз һәм кечкенә совхоз җирлегендә дәүләт авыл хуҗалыгы предприятиесе – “Әгерҗе” терлек симертү совхозы булдырыла.

1975 елда Әгерҗедә беренче тапкыр табигый газ кабызыла. 1977–1989 елларда тимер юлчылар Мәдәният йорты, сөт комбинаты, район хастаханәсенең яңа стационар корпусы төзелә.

1980 елда Әгерҗе – Круглое Поле тимер юл линиясе салына.

Бүгенге Әгерҗе

Шәһәрдә тимер юл остаханәләре, төзү материаллары заводы, сөт-май комб-ты, ашлык кабул итү предприятиесе, урман хуҗалыгы, типография, 4 урта, 1 балалар музыка мәктәбе, Л.Айтуганов исемендәге шәһәр мәдәният йорты, 2 һөнәри училище, төбәкне өйрәнү музее, Үзәк район хастаханәсе, боз сарае (2008 елдан), “Хәсән” (2005 елдан) һәм “Нур” (2009 елдан) мәчетләре, изге Сергей Радонежский храмы бар.

1997 елда Әгерҗе районы тарихы музее оештырыла (экспозициясе шәһәр, аның учреждениеләре һәм оешмалары тарихына, төбәкне өйрәнүгә, милли сәнгатькә, Гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы геройларына багышлана), 2011 елда ТР Әгерҗе муниципаль районы тарихы һәм мәдәни мирасы музее итеп үзгәртелә. Аның филиаллары:

  • Таҗи Гыйззәт музее (2007 елдан),
  • Салагыш авылы тарихы музее (1980 елдан),
  • Тәбәрле авылы тарихы музее (1960 елдан),
  • Иж-Бубый авылы тарихы музее (1989 елдан).

Әгерҗедә шулай ук Әгерҗе станциясенең эксплуатация локомотив депосы сугышчан һәм хезмәт даны музее (1980 елдан) һәм “Мәңгелек ут” мемориаль комплексы (2007 елдан) эшли. Соңгысының составында Мәңгелек ут, Билгесез солдат һәйкәле, махсус эшләнгән постаментта Т-54 танкы һәм әгерҗеле Советлар Союзы Геройлары барельефлары уелган стела бар.

Туганнар каберлегендә 1941 елда Гражданнар сугышы геройларына һәйкәл куела (1967 елда реконструкцияләнә), 1967 елда – Гражданнар сугышы герое В.М.Азинга, 1971 елда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган локомотив депосы эшчеләренә һәйкәл ачыла, 1975 елда Гражданнар сугышы герое, Әгерҗе хәрби-революцион комитет әгъзасы М.В.Омётов хөрмәтенә стела куела.

Күренекле шәхесләре

А.К.Габдрахманов (1918–2000) – Советлар Союзы Герое;

Ш.М.Акбашев (1926 елда туган) – тепловоз машинисты, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы, Ленин орденары кавалеры;

Р.Ә.Даутов (1921–2001) – физик, физика-математика фәннәре докторы, профессор;

Т.М.Зарипов (1939 –1988) – Почет билгесе һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

Н.С.Корбанская (1913–1996) – РСФСРның атказанган укытучысы;

К.С.Мостафин (1921–1998) – физик, техник фәннәр докторы, ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе;

Я.С.Мохтаров (1955 елда туган) – химик аппаратлар төзелеше өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы;

М.Ә.Усманов (1910–1977) – Дан орденының тулы кавалеры;

А.З.Фәррахов (1968 елда туган) – медицина фәннәре докторы, ТР сәламәтлек саклау министры (2007–2013 елларда);

Р.Я.Хәбибьянов (1959 елда туган) – травматолог-ортопед, медицина фәннәре кандидаты, ТР Травматолог-ортопедлар ассоциациясе рәисе (1985 елдан);

И.Ш.Халиков (р. 1967) – дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасы Премьер-министры (2010–2017 елларда);

Р.Ф.Халитов (1942 елда туган) – баянчы, сәнгать фәннәре кандидаты, профессор, ТР һәм РФнең атказанган фән эшлеклесе;

Ф.Б.Шабаев (1966 елда туган) – генерал-майор, РФнең Наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы (2011–2016 елларда);

В.А.Шамшурин (1936 елда туган) – шагыйрь, прозаик, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, Түбән Новгород шәһәренең мактулы гражданы.

Халык саны

1859 елда – 2340,
1890 елда – 2758,
1920 елда – 4543,
1926 елда – 7339,
1938 елда – 12376,
1959 елда – 20300,
1979 елда – 18900,
1989 елда – 19700,
2002 елда – 18600,
2010 елда – 19300,
2015 елда – 19700 кеше.

1989 елгы халык исәбен алу буенча, татарлар – 50,1%, руслар – 38,6%, удмуртлар – 7,2%.