Иж елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 50 км, ТР чикләрендә – 35 км. Бассейнының мәйданы 592 км2. Можга калкулыгыннан ага. Елга башы Удмурт Республикасы территориясенең урман массивында, тамагы Әгерҗе районы Мордыбай авылыннан 3,5 км көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 230 м, тамагыныкы – 66 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 20%.

Чажның 0,3 тән 34 км га кадәр озынлыктагы 25 кушылдыгы бар, иң зурлары – Сарсак (21 км), Юри (34 км) – сул кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,59 км/км2. Туенуы катнаш, күбрәк кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,3-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 99 мм, ташу вакытында су агымы катламы 81 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрель башында башлана. Чаж ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,36 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.