Биографиясе

1893 елның 4 сентябре, Кострома шәһәре — 1964 елның 16 сентябре, Ленинград.

Петроград политехник институтын тәмамлаганнан соң (1921), Ленинград технология институтында эшли, профессор (1930 елдан), бер үк вакытта, 1931–1941 елларда, Пластик массалар фәнни-тикшеренү институтында (1938 гә кадәр директор).

1941–1944 елларда Казан химия-технология институтында пластмассалар кафедрасы мөдире, бер үк вакытта, 1942 елдан, СССР Химия сәнәгате министрлыгының целлюлоза продуктлары тармак лабораториясе (Яшел Үзән шәһәре) директоры.

1945–1949 елларда СССР Химия сәнәгате министрлыгының эксперименталь заводын һәм Полимеризацион пластиклар фәнни-тикшеренү институтын оештыручы һәм директоры, 1948–1953 елларда СССР ФАнең Югары молекуляр кушылмалар институты (Ленинград) директоры, 1961–1963 елларда полимерлар чылбырларында реакцияләр лабораториясе мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре фенол-альдегид конденсациясе, винил кушылмалары полимерларын, гади целлюлоза эфирларын өйрәнүгә һәм синтезлауга, туендырылмаган кушылмаларның полимеризациясенә һәм катлаулы полимеризациясенә карый. Ушаков җитәкчелегендә майда эрүчән фенол-формальдегид сумалалары, фенол пресс-порошок, гади целлюлоза эфиры, аның нигезендә эшләнгән капламалар һәм пластиклар, винилацетат һәм аның полимерлары, синтетик камфара, акрил һәм метакрил кислоталары эфирлары һ.б.ның технологияләре эшләнеп җитештерелә башлый. Ушаков тарафыннан яңа материаллар («винол» синтетик җепселләре, органик пыяла, «триплекс» кыйпылчыксыз пыяласы, үтә күренмәле эссегә чыдам полимерлар һ.б.), шулай ук коагуляциягә каршы, склерозга каршы тәэсирле полимер кушылмалар, полимер антибиотик формалары (СССР Дәүләт бүләге, 1950) тәкъдим итә.

Казанда эшләгән елларда Ушаков винил кушылмалары синтезының оригиналь алымнарын эшли, сугыш кирәк-яраклары җитештерү буенча үзенә бирелгән бурычларны үти (СССР Дәүләт бүләге, 1942). Фәнни эшләнмәләре авиация, автомобиль һәм электр техникасы сәнәгатендә, атом энергетикасында, ракета техникасында, медицинада кулланыла. «Пластические массы» журналы (1931–1935), «Пластические массы» җыентыгы (1935–1941) мөхәррире.

Бүләкләре

Өч Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, «Почёт Билгесе» орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсы алтын медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Эфиры целлюлозы и пластические массы на их основе. Л.-М., 1941; 

Поливиниловый спирт и его производные: В 2 т. М.–Л., 1960; 

Синтетические полимеры лекарственного назначения. Л., 1962.

Әдәбият

Сергей Николаевич Ушаков // Материалы к биобиблиогр. учёных СССР. Сер. хим. наук. 1966. Вып. 36.