Татарстан Республикасының хәзерге Биектау районы территориясендә, Коркачык тимер юл станциясеннән – 17 км, Казан пристаненнан 69 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Питрәч районы Старая Горка авыл советы, 1935 елдан – Биектау районы Николаевка авыл советы, 1963 елдан Питрәч районы Шәпше авыл советы составында. Халык саны – 163 кеше (1930 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.