Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, тимерчелек, тегермән, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1636 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Бөкмеш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан – Саба районында.

Хәзер – Мичән авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында «Яңа көч» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Т.Фәттахов). 1959 елдан авылда – Тукай исем. колхоз (Үзәк утары – Иске Мичән авылы), 1995 елдан – шул ук исемдәге күмәк предприятие, 2003 елдан – «Тукай» крестьян-фермер хуҗалыгы, 2008 елдан «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Мичән» филиалы эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда мәдәният йорты (башта клуб буларак элекке мәчет бинасында урнаша, 1976 елда яңа бина төзелә), китапханә (1924 елда уку өе буларак ачыла), «Каенкай» балалар бакчасы (1984 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1994 елдан) бар.

Халык саны

1782 елда – 177 ир-ат;
1859 елда – 723,
1897 елда – 975,
1908 елда – 1056,
1920 елда – 1086,
1926 елда – 995,
1938 елда – 823,
1949 елда – 722,
1970 елда – 554,
1979 елда – 481,
1989 елда – 361,
2002 елда – 319,
2010 елда – 322,
2020 елда – 337 кеше (татарлар).