Биографиясе

1923 елның 5 гыйнвары, БАССРның Уфа кантоны Әмин авылы — 1998 елның 23 марты, Уфа шәһәре.

Ульяновск танк училищесен (1942), Башкорт педагогия институтын (1949), КПСС ҮК каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен (1962) тәмамлый.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1949–1951 елларда «Кызыл таң» газетасында (Уфа) әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире булып эшли.

1951–1955 елларда СССР ФАнең Башкортстан филиалы тарих, тел һәм әдәбият институты өлкән фәнни хезмәткәре.

1962–1971 елларда Башкорт университетының СССР тарихы кафедрасы мөдире.

1971–1983 елларда Башкорт педагогия институты ректоры, бер үк вакытта, 1994 елга кадәр, Россия тарихы кафедрасы профессоры.

Хезмәтләре Башкортстанның эшчеләр сыйныфы тарихына карый.

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

 Рабочий класс Башкирской АССР на современном этапе. Уфа, 1983;

Испытание временем. Уфа, 1993;

Новые шаги Башкортстана. Уфа, 1994.