Биографиясе

1900 елның 16 апреле, Царёвококшайск өязе Иске Өҗем авылы — 1991 елның 3 июне, Казан.

1937 елда Шәрекъ педагогия институтын тәмамлый, 1937–1941 елларда Казан университетында укый.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1943–1949 елларда ТАССР Мәгариф министрлыгында, 1960 елга кадәр «Совет мәктәбе» журналында (бүлек мөдире) эшли.

Иҗаты

Беренче хикәяләре 1920 еллар ахырында «Безнең юл», «Мәгариф», «Ярыш», «Башлангыч мәктәп» журналларында басыла башлый. Л.ның «Тамчылар» (1947), «Шомырт» (1949), «Китап турында китап» (1952) җыентыкларына кергән хикәяләре һәм «Әнисәнең альбомы» (1949), «Канатлы дуслар» (1951) җыентыкларына кергән шигырьләре мавыктыргыч, алар балаларда кызыксыну, дөньяны танып белергә омтылу хисләре тәрбиялиләр.

Лотфи — урта мәктәп өчен татар әдәбияты буенча дәреслекләр һәм методик әсбаплар авторы.

Әдип А.П.Чеховның «Акмаңгай» («Белолобый», 1932) хикәясен, Е.Ильинаның «Дүртенче биеклек» («Четвёртая высота», 1953) повестен, Б.Полевойның «Без — совет кешеләре» («Мы — советские люди», 1950) хикәяләр җыентыгын, М.Горькийның «Әкиятләр»ен (1949), Дж.Лондон хикәяләрен татарчага тәрҗемә итә.

Әдәбият 

Гыйниятуллина А.К. Татар совет язучылары. К., 1958.

Автор — Ф.И.Ибраһимова