- РУС
- ТАТ
хокук белгече, сенатор (1897), хакыйкый яшерен советник (1911)
1843 елның 14 феврале, Рязань – 1915 елның 10 феврале, Петроград.
Чыгышы белән дворяннардан.
Мәскәү университетын тәмамлый (1866).
1866–1868 елларда Рязань губернасы Спас округында мәхкәмә тикшерүчесе, 1868–1870 елларда җәмәгать судьясы. 1870–1872 елларда Рязань округы мәхкәмәсе прокуроры иптәше (урынбасары), 1973–1974 елларда прокуроры.
1872–1873 елларда Гродно губернасы прокуроры.
1874–1876 елларда Казан округы мәхкәмәсе прокуроры.
1876–1878 елларда Варшава мәхкәмә палатасы прокуроры иптәше.
1878–1882 елларда Петраковск округы мәхкәмәсе рәисе.
1883–1894 елларда Казан мәхкәмә палатасы прокуроры.
1894–1897 елларда Петербург мәхкәмә палатасы департаменты рәисе.
1897–1911 елларда җинаять эшләре кассациясе департаментында, 1911 елдан Сенатның гомуми җыенында.
Казан хокук җәмгыятен оештыручыларның берсе һәм рәисе (1888–1894).
Изге Александр Невский ордены белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.