Эчтәлек

Биографиясе

1890 елның 8 (20) апреле, Мәскәү – 1951 елның 3 ноябре, шунда ук.

1909 елда Мәскәү театр училищесын тәмамлый.

1909–1926, 1931–1934, 1942–1944 елларда Зур театр солисты.

1944–1947 елларда Татар опера һәм балет театрының баш балетмейстеры.

1947 елдан Кыргыз опера һәм балет театры (Фрунзе) баш балетмейстеры.

Казанда классик хореография нигезендә «Шүрәле» (Ф.Яруллин, 1945 ел, I-III актлар), «Жизель» (А.Адан, 1945 ел), «Бакчасарай фонтаны» (Б.Асафьев, 1946), «Аккош күле» (П.Чайковский, 1947 ел) балетларын куя.

Л.А.Жуковның югары башкару осталыгы аның балетмейстерлык эшчәнлегендә дә чагыла.

Классик бию тарафдарларыннан санала.

Автор – В.Н.Горшков