- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тәтеш районындагы авыл, Зөя елгасыннан 3 км ераклыкта, Тәтеш шәһәреннән 32 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
XVII–XVIII йөзләр чигендә нигезләнә. 1720 еллардан халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә, 1835–1860 елларда Уделлар ведомствосы карамагында була. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
Кошки-Яңа Тимбай авылының Архангел Михаил чиркәве приходына карый.
XX йөз башында Халык мәгарифе министрлыгы мәктәбе, 11 сәүдә-сәнәгать оешмасы эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 891,5 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Борындык волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.
Хәзер – Бакырчы авыл җирлегендә.
1931 елда «Красное Черепаново» колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.М.Башмаков). 1950 елда аңа – «Трудовик» (үзәк утары – Трудовик поселогы, хәзер сакланмаган), «Победитель» (үзәк утары – Кылна авылы, хәзер сакланмаган) колхозлары, 1951 елда Татар Чурапаны поселогы кушыла. 1959 елда, «Ударник» колхозы (үзәк утары – Кошки-Яңа Тимбай авылы) берләштерелгәннән соң, эреләндерелгән хуҗалыкның исеме – «Родина», 1967 елда Крупская исемендәге колхоз (үзәк утары – Яңа Льяшево Пүчинкәсе авылы) белән кушылганнан соң Ленин исемендәге колхоз дип үзгәртелә. 1979 елдан авылда – «Алга» колхозы (үзәк утары – Бакырчы авылы), 1990 елдан – яңа оештырылган «Свияга» колхозы, 1995 елдан шул ук исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 1998–2005 елларда «Сөендек карьеры» ачык акционерлык җәмгыятенең «Свияга» ярдәмче хуҗалыгы эшли.
Халкы башлыча «Бакырчы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.
2013 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.
Авылда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, авыл зиратында Николай Чудотворец кәшәнәсе (2017 елдан, авыл кешесе В.Л.Семенов һәм приход халкы хисабына төзелә).
М.А.Барсуков (1927 елда туган) – хәрби табиб, полковник, медицина фәннәре кандидаты, Бөек Ватан сугышында һәм совет-япон сугышларында катнашучы;
Н.А.Барсуков (1914–?) –ветеринария фәннәре докторы, профессор, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры;
И.В.Васильев (1882–1974) – беренче чуаш профессиональ җырчысы (баритон), педагог, Чуаш АССРның атказанган мәктәп укытучысы;
Н.Г.Неверова (1954 елда туган) – радиотапшырулар дикторы, Чуаш Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре;
Г.Д.Садовников (1912–1987) – өлкән сержант, Дан орденының тулы кавалеры, беренче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.
1859 елда – 442 (Татар Чурапаны поселогы белән бергә),
1897 елда – 637,
1913 елда – 830,
1920 елда – 834,
1926 елда – 957 (Татар Чурапаны поселогы белән бергә),
1938 елда – 834,
1949 елда – 983,
1958 елда – 598,
1970 елда – 471,
1979 елда – 329,
1989 елда – 249,
2002 елда – 226,
2010 елда – 188,
2021 елда – 136 кеше (чувашлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.