Биографиясе

1912 елның 4 сентябре, Витебск губернасы Витебск шәһәре — 1996 елның 29 декабре, Казан.

Бөтенсоюз мех чималы хуҗалыгы институтын (Мәскәү, 1937) тәмамлый, Владимир өлкәсендә, Карелия һәм Якутия АССРларда аучылык һәм мех белгече булып эшли. Шул төбәкләрдә нутрия һәм ондатра хуҗалыкларын оештыра.

1954 елдан СССР дәүләт саклаулыклары системасында.

1961–1976 елларда Идел-Кама саклаулыгы директоры.

Хезмәтләре саклаулыклар табигатен саклауга һәм фәнни саклаулык фондын булдыруга карый.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Орден, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре               

Волжско-Камский государственный заповедник // Тр. Волжско-Камского заповедника. 1968. Вып. 1;

Опыт учёта лосей с самолёта в Волжско-Камском заповеднике // Волжско-Камский заповедник. К., 1980 (автордаш).

Автор — Ю.А.Горшков