Гомуми мәгълүмат

Төмән өлкәсенең көньяк өлешендә урнашкан. 1925 елда оештырыла. Мәйданы – 48 мең кв.км. Үзәге – Уват авылы (Төмән шәһәреннән 296 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 19100 мең кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 964 кеше.

XVIII – XX йөз башында татарлар дүрт авылда: Берёзовка Йорты (1782 елда – 75 кеше), Кәрбен Йорты (1782 елда – 122, 1910 елда – 245 кеше), Ясаул Йорты (1782 елда – 80, 1910 елда – 162 кеше) һәм Өге Йорты (25 һәм 137 кеше) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Авыл саен мәчет була.

Халкының төп шөгыле – игенчелек, сунарчылык, балык тоту, агач сату, кыргый үсемлекләр һәм эрбет чикләвеге җыю.

Совет чорында татарлар саны кими. 1950 елларда – Берёзовка Йорты, 1983 елда – Ясаул Йорты, 2001 елда Кәрбен Йорты авыллары юкка чыга.

Хәзерге вакытта районда бер генә татар авылы – Өге (2010 елда – 207 кеше). 1930–2005 елларда татар мәктәбе, 1994 елдан мәчет эшли. Ел саен Сабан туе уздырыла.

Күренекле кешеләре

Уват районында СССРның атказанган спорт остасы (самбо) М.Х.Хәлиуллин туган (Уват авылы).