1929 елның 6 августы, Саратов өлкәсенең Терновский районы Квасниковка авылы – 2009 елның 19 июле, Казан.

Саратов автомобиль юллары институтын тәмамлаганнан соң (1952), Кемерово өлкәсе «Араничевскстрой» төзелеш идарәсендә өлкән механик булып эшли.

1953–1960 елларда «Омскстрой» идарәсенең Машина юллары идарәсе башлыгы, 4 нче төзелеш районы баш механигы.

СССР ХХСның 6 нчы Омск тресты (1960–62), «Омскнефтепроводстрой» тресты (1962–1969) төзелеш идарәләре башлыгы. 1969–1970 елларда «Татнефтепроводстрой» тресты баш инженеры, 1970–1979 елларда — управляющие.

1979–1991 елларда «Татстрой» территориаль-төзелеш берләшмәсе башлыгы, 1991–1999 елларда «Татстрой» АҖ генераль директоры. Калашниковның турыдан-туры катнашы белән һәм аның җитәкчелегендә газ һәм нефть үткәргечләре, нефть һәм химия сәнәгате, сәнәгать, торак, мәдәни-көнкүреш, авыл хуҗалыгы белән бәйле объектлар төзелә һәм файдалануга тапшырыла.

1981–1994 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Октябрь Революциясе, Кызыл Байрак, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.