Биографиясе

1810 ел, Казан — 1892 ел, шунда ук.

Итчеләр мәйданында май эретү заводы (җитештерүчәнлеге елга 1500 пот сарык мае), таш кибетләр, Новогоршечная урамында терлек чалу бинасы, таш йорт, Өченче тауда агач йорт, Казан губернасы Лаеш өязендә 250 дисәтинә болынлык җирләре хуҗасы. Ит һәм терлек мае (туңмай) белән сәүдә итә (ел саен кышкы саклауга 20 мең пот әзерләп куела). 1849–1852, 1871–1875 елларда Казан шәһәр думасы гласные. 1857–1860 елларда Казан шәһәре җәмәгать банкы директоры иптәше (урынбасары). 1852–1863 елларда Богоявление чиркәве старостасы. 1876 елдан Александр хастаханәсе һәм аның каршындагы чиркәү попечителе. Казан губернасының Мамадыш өязе Әрнәш (Албай) авылында чиркәү һәм аның руханилары өчен ике йорт, Александр хастаханәсе каршында Александр Невский чиркәве, квадрат рәвешендәге Апостол Андрей Первозванный чиркәве белән Богоявление чиркәве чаң манарасы (25 мең сум), Васильево авылында земство мәктәбе, балалар ятимханәләре һ.б. төзелешләргә акчалата ярдәм итә. 1888 елда үз өендә 20 кешелек гарипләр йорты ача (вафатыннан соң йорты тулысынча шул максатларга тапшырыла һәм аның исеме белән атала). Хәйрия эшчәнлеге алып барган өчен Балалар ятимханәләре баш попечительлегенең Казан бүлеге шәрәфле әгъзасы итеп сайлана.

Бүләкләре

3 нче дәрәҗә Изге Анна ордены, Станислав тасмалы алтын һәм көмеш медальләр, Кызыл Хач билгесе белән бүләкләнә.

Әдәбият  

Агафонов Н. Казань и казанцы. К., 1906. Кн. 1.

Автор — Л.М.Свердлова