Төрки халыклар мифологиясендә Албасты исеме төрле вариантларда йөри: Казан, Кырым, Көнбатыш Себер татарларында (соңгыларында шулай ук – сары чәч) – Албасты, кыргызларда – албарсты, каракалпакларда, нугайларда – албаслы һ.б.

Еш кына шыксыз-ямьсез, тузган озын чәчле, җилкә аша салырлык гаять зур имчәкле карчык кыяфәтендә күзаллана. Кайбер күзаллаулар буенча, аның эчке әгъзалары күренеп тора, аркасында тиресе юк.

Албасты агач, күчеп йөрүче печән чүмәләсе һ.б. сурәтенә керә ала; эт өргән яки әтәч кычкырган тавыш ишеткәч, юкка чыга.

Ташландык өйләрдә, пычрак сулыкларда, күбесенчә күлләрдә яши.

Казан татарларында, Албасты кеше янына төнлә йоклаганда килеп чыга, дигән ышану яшәп килә. Йоклаган кеше өстенә утырырга, аны буарга һәм аның канын эчәргә мөмкин. Кеше уянгач, юкка чыга.

Албасты образы явыз рухлар Убыр, Убырлы карчык, Шүрәле турындагы күзаллауларга якын.

Автор – Ф.И. Урманчеев