Эчтәлек

Шүрәле – озын бармаклы, кайчакта мөгезле, йөнтәс ир-ат яисә шәрә хатын-кыз кыяфәтендәге зат. Эттән, судан курка: шүрәле очраса, инеш яисә күл ягына йөгерергә кирәк.

Шүрәле кешеләрне урманга алдап алып керә, аларны үтергәнче кытыкларга мөмкин. Бер урманда берничә шүрәле яшәве ихтимал.

Шүрәле – татар фольклорының күп кенә әсәрләре персонажы.

Мифологик хикәяләрдә 3 сюжет киң таралган.

Беренчесендә тапкыр егет Былтыр урманга утынга бара, шүрәленең бармагын тумранның ярыгына куярга куша һәм чөйне бәреп чыгара, шүрәленең бармагы кысылып кала («Былтыр кысты»).

Икенче сюжетта һәр төнне шүрәле атланып чапкан атның сыртына хуҗасы сумала сылап җибәреп, аны кулга төшерә («Шүрәле куаклыгы»).

Өченче сюжетта шүрәле бер картны урманга алып кереп адаштыра, мулланың догалары ярдәмендә карт урманнан исән-имин чыга («Шүрәле»).

Шүрәлене киемнең кире ягын киеп тә алдап була («Шүрәлене ничек алдарга?»). Шүрәленең кан тамчысыннан берничә яңа шүрәле барлыкка килә («Шүрәле каргаган авыл»).

Урманда яшәгән рух темасы күп кенә әдәби, сынлы сәнгать, музыка әсәрләрендә чагылыш таба. Г. Тукайның «Шүрәле» поэмасы аеруча киң таныла.

Поэмага иллюстрацияләр авторлары: Б.И. Урманче, Б.М. Әлмәнов, Ф.Г. Әминов һ.б.

Ф. Яруллин шул ук исемдәге балетны иҗат итә.

Әдәбият

Коблов Я.Д. Мифология Казанских татар. Казань, 1910.

Татар халык иҗаты: риваятьләр һәм легендалар. Казан, 1987.

Замалетдинов Л.Ш. О мифологической основе сказки «Шурале» // Габдулла Тукай: материалы научной конференции. Казань, 1979.

Автор – Ф.И. Урманчеев