Тарихы

1646 елдан мәгълүм.

Халкы башта Зөя Троица Сергий монастырена карый, 1764 елда – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, бакчачылык (Казанда сату өчен каен җиләге үстерәләр), шулай ук умартачылык кәсепчелеге тарала.

1900 елда авылда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла (1900 елда – 11 ир бала һәм 8 кыз бала, 1905 елда – 12 ир бала һәм 6 кыз бала, 1909 елда – 8 ир бала һәм 10 кыз бала укый).

XX йөз башында җил тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 504 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл халкы Сергей Радонежский чиркәве (Түбән Ослан авылы) приходына карый. Авылда шулай ук иске дин тарафдарлары яши (25 кеше).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Югары Ослан волостенда, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Югары Ослан авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Борец” колхозы оештырыла, 1950 елдан Ворошилов исемендәге колхоз (Югары Ослан авылы) составында (1958 –1970 елларда “Путь к коммунизму” колхозы, 1970–1997 елларда – “Услонский” совхозы, 1997–2007 елларда “Агрохимсервис” акционерлык җәмгыятенең “Химик” ярдәмче хуҗалыгы).

Халкы күбесенчә бакчачылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл тирәсендә археология истәлеге – Студенец авыллыгы (тимер гасырның Ананьино культурасы) табыла.

Халык саны

1646 һәм 1782 елларда – 66 шар ир-ат;
1859 елда – 146,
1897 елда – 199,
1908 елда – 247,
1920 елда – 319,
1926 елда – 222,
1938 елда – 370,
1949 елда – 329,
1958 елда – 257,
1970 елда – 171,
1979 елда – 118,
1989 елда – 49,
2002 елда – 22,
2010 елда – 23,
2017 елда – 12 кеше (руслар).