Биографиясе

1950 елның 10 менда Балтач районы Таузар авылында туган.

1972 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Казан химия-технология институтында эшли.

1975 елдан Казан архитектура-төзелеш университетында, 1985–2003 елларда гамәли математика кафедрасы мөдире, профессор (1987).

Бер үк вакытта 1996–2003 елларда Казан хакимияте башлыгы урынбасары, Казан гуманитар-педагогия университетының проректоры (2003 елдан).

Хезмәтләре гетероген мохиттәге технологик процессларны системалы анализлауга карый. Күп фазалы һәм реологик катлаулы мохиттә гидромеханик һәм җылылык-масса алмашу процессларын бердәм исәпләү ысулларын, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү процессларын оптималь проектлаштыруның мәгълүмати технологиясен, химия һәм төзелеш өчен күп функцияле материаллар булдыру технологиясен эшли. Төп физик-химик параметрлар флуктуациясен исәпкә алып, дисперс системаларны эшкәртү процессларын математик модельләштерү ысулын тәкъдим итә.

Милли көрәш буенча РФ, РТ чемпионы (1970, 1972).

Милли көрәш буенча Казан шәһәр федерациясе рәисе (1991).

«Фән һәм тел» журналының баш мөхәррире (1997 елдан).

«Түбәнкаманефтехим» Акционерлык Җәмгыятендә химик технологияләрнең теоретик нигезләрен эшләгән, пропилен оксиды, стирол һәм бутилкаучук җитештерүне камилләштергән өчен ТР Дәүләт бүләгенә лаек була (1994).

Хезмәтләре

О моделировании процесса массообмена с учётом флуктуаций физико-химических параметров // Инженерно-физический журнал. 1982. Т. 43, № 2.

Новые методы расчёта конкретных гидромеханических процессов химической технологии с использованием уравнений механики гетерогенных сред // Доклады Академии Наук СССР. 1984. Т. 274, № 4.

Моделирование и реализация способов приготовления смесей // Журнал Всесоюзного химического общества. 1988. Т. 43, № 4.