Тарихы

Авыл 1678 елдан Кушкачы исеме белән билгеле. Чукындырылган калмыклар нигез сала.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы элек чукындырылган татарлар, отставкадагы солдатлар). Бу чорда аларның төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, агач әзерләү, балта эше һәм тимерчелек кәсепчелеге, Бөре-Мамадыш коммерцияле трактында олаучылык таралган була.

1769 елда авылда Санкт-Петербург Фәннәр академиясенең Н.П.Рычков җитәкчелегендә экспедициясе булып китә.

Авыл Федот авылының Казан Богородица чиркәве приходына карый. 1890 елларда аерым бинада ике сыйныфлы катнаш миссионерлык мәктәбе ачыла.

XX йөз башында шулай ук 2 вак-төякләр, икмәк саклау һәм сату кибетләре эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1942 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 156 хуҗалыкның 14 ендә ат юк, 130 ы − бер, ике, 12 хуҗалык өч һәм күбрәк эш аты тота; 1737 баш мөгезле эре һәм башка терлек, 208 умарта оясы теркәлә. 74 хуҗалык авыл хуҗалыгы хезмәтен вак һөнәрчелек кәсепчелеге белән бергә алып бара.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Тәкмәк волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Кадер авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Кызыл Йолдыз” колхозы оештырыл, 1950 елда аңа Киселёвка авылы кушыла, 1959 елдан зурайтылган “Якты Йолдыз” колхозы составында (үзәк утары Кадер авылында).

1990 еллар башыннан 128 нче номерлы механикалаштырылган күчмә колоннаның ярдәмче хуҗалыгы. Хәзерге вакытта халкы күбесенчә крәстиян фермер хуҗалыкларында, “Зәй” агрофирмасы бүлекчәсендә эшли (кырчылык, ит-сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

2000 елларга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар (икесе дә 1989 елда төзелгән биналарда).

Күренекле кешеләре

И.Н.Горбатов (1949 елда туган) – Әлмәт драма театры артисты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1859 елда – 345,
1897 елда – 701,
1906 елда – 798,
1913 елда – 941,
1920 елда – 1009,
1926 елда – 680,
1938 елда – 701,
1949 елда – 561,
1958 елда – 434,
1970 елда – 399,
1979 елда – 259,
1989 елда – 133,
2002 елда – 98,
2010 елда – 92,
2017 елда – 87 кеше (татарлар, шул исәптән керәшен татарлар – 86%).